Accessibility links

Кайнар хәбәр

19 май – Татарcтан матбугаты көне


Дүшәмбе көнне республика җитәкчеләре дә журналистларны, мәгълүмәт чаралары вәкилләрен республика матбугаты көне белән тәбрикләде.

Гәдәттә, матбугат көне республикада бик зурлап үткәрелә иде. Быел бу көнне “Ватаным Татарстан” газетасының 90 еллыгына багышланган фәнни җыен узды. Ул “Милли матбугатның киләчәге” исеме астында үтте. Матбугат көне уңаеннан төп чаралар исә, 23 май – җомга көнне узачак. Бу көнне «Бәллүр кәләм» журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү, Бауман урамында «Мәгълүмат чаралары» мәйданчыгы эшлиячәк.
XS
SM
MD
LG