Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Якшәмбе көнне Шәрыкъ клубына йөрүче татар яшьләре Казан үзәгенде оештырган урам җыены узды.

Монда милли төбәк компонентын мәктәптә укыту стандартларыннан төшереп калу турындагы федераль канунга төзәтмәгә каршы чыгышлар яңгырады. Минтингка җыелганнарны борчыган төп мәсьәлә мәктәпләрдә милли телләрне укыту булса да, биредә яңгыраган чыгышлар кискен сәяси эчтәлек алды.

Соңгы вакытта Казанда халык, бигрәк тә яшьләр, эстрада җырчыларын тыңларга гына җыела. Елга бер тапкыр үтә торган Хәтер көне Мәтәм һыелышрә нибары 500-600 кеше җыела. Узган якшәмбедә Камал театры каршындагы мәйданга милли компонент мәсьәләсе тикшерелү алдан ук рөхсәт алу кәгазендә әйтелгән иде. Бу тема соңгы вакытта зур сәяси мөнбәрләрдә, радио, телевидениедан еш яңгыраса да, якшәмбе көнне Камал театры алдындагы чип-чиста, тигез, матур, фантаннар белән бизәлгән мәйдан буш иде. Иртәнге сәгать 10 да ни бары 3-4 яшь егет театр каршындагы баскычларда байрак күтәреп тора иделәр. Шунда ук татарча музыка авазлары яңгырый. Ә көтелгән мөхтәрәм депутатлар, зур галимнәр, мәгърифәтчеләр күренмәде. Сәгать 10.30 да дистә ярымлап кеше җыелды. Ниһаять, 11 тулгач мәйданга 40-50 ләп кеше туплангач, митинг башланып китте.

Милләт өчен һәм мәгърифәтче үстерү хакына җанын фида кылырдай атаклы әдипләр кайдадыр башка җирләрдә ял иткәндер бу көнне. Студент халкы да мәйданга килергә ашыкмаган. Моның сәбәбе митинг турында игъланнарның бары тик кайбер интернет сәхифәләренең форумнарда булуы һәм мобиль телефоннар аша смс хатлар аша җибәрелүе. Хәзергә әле татар зыялыларының интернетка карап яшәве һәм мобиль телефоннан килгән хәбәр алгач та, сәяси чараларга ашыгуы яшьләрнең хыялында гына. Шулай да бу җыенның эчтәлеге, сәяси кайнарлыгы хакимият органнарын да сискәндерерлек иде. Митингны ачып җибәргән журналист Искәндәр Сираҗи милли компонент төшереп калдыруның нинди фаҗига булуын аңлатты.

Әйтергә кирәк, милли компоненты төшерп калдыру татар җәмәгатьчелеген генә борчый дигән тәэсир кала. Искәндәр Сираҗи шундый ачыклык кертте: “Каршылык торуны кемдер башлап җибәререгә тиеш. Озакламый башкортлар, чувашлар һәм башка халыклар бу көрәшкә күтәредергә тора”.

Аннары митингта зур нотык белән язучы, галим, милли хәрәкәт лидерларының берсе Зәки Зәйнуллин чыкты. Ул татар тарихы, Русиянең милли сәясәте, милләттәшләрнең кыйбласы һәм татар киләчәге турында гадәттәгечә ялкынлы һәм кискен сүзләр әйтте. Митингны оештыручыларның берсе, Үзебез хәрәкәте вәкиле Рәфис Җәмдихан шулай ук кайнар сәяси чыгыш ясады. Бу чыгышларда Русиянең колониаль сәясәтенә генә түгел, хәзерге җитәкчеләренә һәм Бердәм Русия фиркәсеннән сайланган Дума һәм Дәүләт Шурасы депутатларына да кискен тәнкыйть яңгырады. Кайбер күренекле татар әдипләренең битарафлыгы, милли хәрәкәткә тискәре мөнәсәбәт белдерүе турында да ачынып сөйләделәр. Казан университетының татар филологиясе факультеты деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев үзенең студентларының бирегә күпләп килмәвенә пошынуын яшерми. Минтингта чыгыш ясамаса да, ул студентлар арасында күбрәк эшләргә, милли аң тәрбия, аңлату эшләре алып барырга җыена.

Сәяси тәҗрибәсе җитмәгән яшьләрнең урам җыены уздыру, игълан тарату тәртибен белмәве сизелде. Гомүмән гыйбрәтле һәм кайнар сәяси җыен булды бу шимбәдә. Милли хәрәкәт вәкиле, хокукчы Галишан Нуриәхмәт Азатлык радиосына шул көннең тагын бер мөһим вакыйгасы турында әйтте. "18 май Кырым татарларының гына түгел, ә барлык милләтләрнең дә фаҗигасе", диде ул.

Бу җыенга килүчеләрн аз булуы Казанда нәкъ шул көннәрдә бөтен дөнья студентлар универсиадасын үткәрү комиссиясенең эшләве белән дә аңлатыла. Хакимият студентларның байрак күтәреп мәйданда кычкырып торуының мәгън”сенә төшенеп тормады. Казанның универсиада үткәрергә лаеклы булуын күрсәтү төрле мәйданнарда спорт чаралары өчен урамнарда автомашиналар хәрәкәте дә чикләнде. Урам җыенын күрүчеләр һәм ишетүчеләр аз иде.

XS
SM
MD
LG