Accessibility links

Сарытауда журналист мәҗбүри эшкә хөкем ителде


Сарытауда оппозициядәге "Саратовский репортер" басмасы журналисты Сәлимҗан Гайсин 180 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде.

Узган җәйдә газетага Воскресенье районында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән булган. Алар Булгаковка авылындагы эчәр суның бердән бер чыганагы булган күлнең Дәүләт Думасындагы "Бердәм Русия" депутаты, эшкуар Алексей Березовский тарафыннан хосусыйлаштыруына зарланган. Газета мөхаррире урынбасары Сәлимҗан Гайсин тикшерү үткәреп эшкуарны тәнкыйтьләгән мәкәләсен бастырган иде. Сентябрь аенда депутат журналистны яла ягуда гаепләп мәхкәмәгә бирде.

Гайсин үз тикшерүенең нигезле булганына ышана һәм карарны аппеляциягә бирергә җыена.
XS
SM
MD
LG