Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабантуй төбәк үзенчәлекләрен дә күрсәтте


Федераль Сабантуй 2008 күренеше, көрәш, Әстерхан, үзәк стадион
Федераль Сабантуй 2008 күренеше, көрәш, Әстерхан, үзәк стадион

Бәйрәм алдыннан һавалар бозылу сәбәпле, Әстерхандагы Федераль Сабантуйда дөяләр чабышы булмый калды

Татарстанда Сабантуйлар әле башланмады, ә Бөтенрусия төбәкләрен берләштерүче Федераль Сабанту үтеп китте инде. Әстерхан җиренә язлар Татарстаннан иртәрәк килә һәм чәчүләр дә монда иртә бетә. Федераль Сабантуйда милли бәйрәм өчен хас гадәти ярышлар, уен-көлке, көрәш ,булса да, Әстерхан төбәге өчен хас үзенчәлекләр дә анда чагылыш тапты.

Шәһәрнең үзәк стадионына Әстерхан татарлары гына түгел, биредә яшәүче башка милләт кешеләре дә килде. Гөмүмән алганда, Бөтенрусия бәйрәмен үткәрергә Әстерхан өлкәсе хакимиятләреннән башлап, районнарга кадәр җәлеп ителгән иде. Татарстаннан да, бик күп оештыручылар, бәйрәмнең режиссерлары, бию куючылары бер атна элегрәк барып Федерал Сабантуйга әзерлекне башлаган иде. Финанс чыгымнарны ике як та күтәргән.

Федераль Сабантуйга Казаннан иң атаклы артистлар һәм спортчылар, көрәш хөкемдарлары, Татарстан җитәкчелеге вәкилләре, барлыгы 100дән артык кеше белән бер очкыч килде,
Татарстан районнарыннан бу бәйрәмдә Бөгелмә вәкилләре булды.

Федераль Сабантуйга 30лап Русия төбәкләреннән һәм Әзербайҗаннан татар оешмалары вәкилләре килде. Алар Әстерханның үзәк стадионында бәйрәм башланып киткәндә, Олимпиа уеннарында кебек, үз төбәгенең исемен, төбәкнең байрагын күтәреп үтте.

Башка Сабантуйлардан аермалы буларак, монда шушы җирләрдә үскән, ногай кәвеменнән булган дип саналган Сөембикә патшабикәгә күп игътибар бирелде. Атка атланган патшабикә халык алдына чыкты, бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде.
Татарстанда Казан ханлыгы патшабикәсен бик хөрмәт итсәләр дә, Әстерханда аны бик белмиләр булып чыкты, Әстерхан автономиясе рәисе Әнвәр Алмаев Сабантуй, Казан турында җирле журналистларга аңлатмалар биргәндә, алар нинди патшабикә ул, кем ул Сөембикә дип кызыксынды.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин (уртада) Татарстан бүләкләренә рәхмәтләрен белдерә
Бәйрәмне рәсми төстә ачып җибәрү өчен стадион уртасына Әстерхан өлкәсе башлыгы Александр Жилкин һәм Татарстан ягыннан вице-премьер Зилә Вәлиева чыкты. Алар белән бергә, Әстерхан татарлары мөхтәрияте рәисе һәм җирле депутат Әнвәр Алмаев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Дума депутаты һәм Русия милли мөхтәрияте рәисе Ильдар Гыйлметдинов һәм башкалар да булды. Губернатор Александр Жилкин Татарстанны тугандаш республика дип атады һәм башкалының 450 еллыгы алдыннан федераль Сабантуйны Әстерханда үткәрү өчен рәхмәтләрен белдерде.

Татарстан исеменнән Сабантуй белән котлауларны вице-премьер Зилә Вәлиева җиткерде, ул Татарстан президентының сәламләү хатын укып бирде, үз котлауларын да әйтте. Ул шалуй ук губернаторга түбәтәй һәм чигүле халат кидертте. Әстерхан өлкәсе башлыгы татарларны туганнар, дип атаса да, Әстерханның ханлык булган чорын танымаган 450 еллык бәйрәмен үткәрү яклы. Җирле татарлар бу датага гаҗәпләнү белдерсәләр дә. Әмма Сабантуйда бу бәйрәмгә кагылышлы башка сүзләр булмады.

Стадион уртасында корылган зур сәхнәдә Татарстанның җыр һәм бию анссамбле, классик җырчылар, популяр артислар чыгыш ясады. Аннан ерак түгел, мәйданда көрәш ярышлары үткәрелде, анда җирле спортчылар, азия һәм кавказлы кыяфәтле көрәшчеләр дә катнашты, Казаннан килгән 5 татар батыры да алар белән көч сынашты. Ахыргы ярышта батыр булып атаклы көрәшче, чемпион Рөстәм Муханов танылды. Ә стадион кырындагы башка мәйданчыкларда Әстерхан үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Әстерхан татарларының киемнәре дә үзенчәлекле, йөзләре дә азия халыкларына тартым. Җырларда, киемнәрдә ногайлар белән уртаклык, казахлар белән кардәшлек сизелә. “Дуслык” милли җыр анссамбленә йөрүчеләрнең киемнәре дә, Сөембикә сүрәтләнгән тариһи ресемнәрдә шикелле, калфаксыз һәм киселгән киң җиңле.

Җирле татар эшмәкәрләре оешмасы вәкиле әйткәнчә, Әстерхан өлкәсендә җирле татарлар белән бергә, Пенза һәм Казан, Уфа якларыннан күчеп килгән татарлар да яши. Сан ягыннан татарлар өлкәдә өченче урында тора, өлкәдә 80 меңләп кеше үзен татар дип саный.




Милли товарлар яхшы сатылды
Бәйрәм тамашасы үзәк стадионында һәм аның кырындагы берничә мәйданда үткәрелде. Бәйрәмдә сәүдә рәтләре мулдан иде, татар китаплары һәм дисклары яхшы сатылды, дунгыз һәм бәрән итләрен кыздырып бирүчеләр күп булды, тәм-томнардан пәрәмәчләр, сумсалар, зур өчпочмаклар тәкъдим ителде.

Стадион кырында корылган икенче зур сәхнәдә, Әстерхан һәм Бөгелмә үзешчәннәре үз көнцертларын күрсәтте. Анда татар, рус җырларын башкардылар. Төбәк үзенчәлекләре дә күренде, казах һәм ногай башкаручылар да үз чыгышларын ясады. Казаннан килгән татарларны да биредә тирмәләргә чакырып сыйладылар, тик алдан вәгъдә иткән дөяләрне генә чыгармадылар.

Бәйрәмгә кадәр берничә көн янгыр яву сәбәпле, бәйрәмне үткәрү урынын күчерергә булганнар, стадионда аларның йөрешен үткәрү өчен мөмкинлек булмаган. Ләкин бәйрәм көнне һавалар кызу, коры булды. Аның каравы, Сабантуй сәүдә рәтләрендә тәва кошы йомыркаларын сатып тордылар, кош үрчетүче бер абзый аларны халыкка күрсәтеп торды, товарларын алырга кыстап торды.

Әстерхан өлкәсендә, Кавказ халыклары күп булмаса да, бу Сабантуенда аларның мәдәнияте сизелеп торды. Көрәштә тә алар булды, аларның дәртле көйләре, җырлары мәйданны яңгыратып торды.

Әстерхандагы Федераль Сабантуйда 30 меңләп кеше катнашты дип хәбәр ителә, киләсе андый Бөтенрусия бәйрәме Сембердә үтәчәк.


XS
SM
MD
LG