Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арктика өчен көрәш дөнья сугышына китермәсме?


Арктикадагы нефть байлыклары өчен көрәш Русия белән Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараюына китерергә мөмкин. Кайбер белгечләр моны хәтта “салкын сугыш шәүләсе” дип бәяли.

Дөньядагы глобаль җылыну сәбәпле, Арктикада бозлар эри һәм нефть белән газ кебек байлыкларны алу җиңеләя. Белгечләр фикеренчә, Арктикада 10 миллиард тонна тирәсе нефть һәм газ бар. Һәм шул байлыкларга кызыгып бу җирләрне үзләштерергә теләүчеләр арта.
Арктика җирләренә Русия, Канада, Дания, Норвегия, Бөекбритания дәгъва кыла. Әмма барысыннан да элек бу мәсьәләдә Русия тырыша.

Аерым алганда, узган елның августында Русия вәкиллеге Төньяк боз океан төбенә төшеп илнең байрагын кадап менгән иде. Хәзер Мәскәү Арктикага боз ватучы атом флотын җибәрде. Һәм анда инде берничә ай буе боз вату эшләре алып барыла.

Канада бу чараларны исә Русия әлеге җирләрне канунсыз рәвештә үзләштермәкче була дип кабул итте һәм шул сәбәпле монда армия уку үзәген һәм әлеге җирлекне саклау өчен флот булдырмакчы.

Аналитиклар бу Русия һәм Көнбатыш арасында низагъ китереп чыгарырга мөмкин дип белдерә. Бу хакта беренче булып Брюссельдә үз чыгышында Европа берлегенең тышкы эшләр сәясәте комиссары Хаввьер Солан кисәткән иде. Ул Арктика байлыклары өчен көрәш дөньяда көтелмәгән куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәген әйтте.

Русия белән Канада арасындагы ике яклы низагъны җайга салу эшенә Америка Кушма Штаталары алынырга теләк белдерә. Чөнки бу низагъ хәтта кораллы сугышка да китерергә мөмкин, ди белгечләр.

Арктика тирәсендәге бәхәс, каршылыклар арта гына бара. Һәрбер ил нефть һәм газга бай бу җирлекнең күбрәк өлешен үзенә алмакчы.
XS
SM
MD
LG