Accessibility links

Америка татарлары әниләр көнен бәйрәм итте


Нью-Йорк татарлары вәкиле Сүрия Гайнуллина һәм Римзил Вәли Казанда чакта
Нью-Йорк татарлары вәкиле Сүрия Гайнуллина һәм Римзил Вәли Казанда чакта

Нью Йорк татарлары 18 майда җыелып әниләр көнен бәйрәм итте. Очрашуда 1 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге татарлар катнашты.


Бу көнне Америка Татарлары Ассоциациясенең идарәсендә табынны бары тик ирләр генә әзерли икән. Ассоциациядә 300ләп әгъза исәпләнә. Очрашуга исә аларның 100гә якыны килде. Чәй-кәһвә һәм милли ризыклар белән сыйланганнан соң җыелганнарга тамаша-концерт күрсәтелде. Биредә чыгышы белән Үзбәкстаннан булган татарлар һәм башкортлар бар. Кичәдә татарча һәм башкортча җырлар башкарылды, шигерләр укылды. Ләкин күпчелек биредә Кытайдан, Төркиядән килгән татарлар.

Ассоциация әгъзалары булган Равил һәм Асия Агилар Кытайда туып анда рус мәктәбендә укыган, аннары Төркия һәм соңыннан АКШка күчеп килгән. Алар 4 бала үстергән. Асия ханым бик матур җырлый һәм фортопианода уйный. Рөстәм Яхин аңа үз романслар җыентыгын бүләк итеп аларны инглизчә җырлауны сораган булган. Асия Аги Рөстәм Яхиннең "Киек казларын" инглиз теленә тәрҗемә итеп аны үзе башкаруында бер җыентыкка керткән.

Балалар да татарча сөйләшә, җырлый. Идарә диварларына эленгән Сөембикә, Тукай рәсемнәренең барысын да балалар ясаган. Моның өчен махсус дәресләр яки мәктәп юк, олылар үзләре балаларны җыеп белгән һөнәрләренә өйрәтәләр.


XS
SM
MD
LG