Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр туганнар арасында никах турында бәхәсләшә


Британиядәге Пакыстан гаиләләрендә авыру балаларның еш тууы галимнәрнең игътибарын яңадан генетик чирләргә юнәлтте. Кайберәүләр исә моның фәнни нигезе юк, ди.


Британиядә күптән түгел узган ике фәнни җыен туганнан туганнар арасындагы никахта туган балалар сәламәтлеге турында бәхәсне яңа көченә кузгатып җибәрде.

Англиянең Брэдфорд шәһәрендә Пакыстан гаиләләренең 70% туганнан туганнар арасында төзелә, ягъни ир белән хатынның әбисе-бабасы бер була. Ислам дөньясында мондый никахлар еш очрый. Иранда өйләнүшечеләрнең 38% туганнар була.

Брэдфорд шәһәрендә азиатлар халык санының 20% тәшкил итсә, шәһәрнең ишетмәүче балалар мәктәбендә азиат укучылар 50% тәшкил итә. Андый гаиләләрдә авыру балалар ешрак туа, дип җирле депутат туганнар арасында никахларны тыю турында канун кирәк, дип белдерде.

Әмма башка төрле уйлаучы галимнәр дә бар. Австралиянең Перт шәһәрендә Мердок Университеты галиме Алан Битлз, туганнан туганнар арасындагы никах балалары күпчелек очракта сәламәт туа, ди.

Туганнар арасындагы никахта туган балаларның генетик чир белән туу ихтималы башка гаиләләрдән бары тик 1.2% артык, ди галим. Кайбер мәхәлләләрдә ир белән хатын туган булмаса да, аларның генетик коды бозылып балалары авыру туарга мөмкин, ди Алан Битлз.

40 яшьтән узган аналарда авыру бала туу ихтималы югары. Мисал өчен 20-24 яшьтәге хатын-кызларның Даун синдромы булган бала табу ихтималы 1:1.500 булса, 40 яшьтән узгач бу ихтимал 1:184 кадәр арта. Алай да әле бер илдә дә 40 яшьтән узган хатын-кызларның бала табуын тыйган канун юк.


XS
SM
MD
LG