Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булат Сөләймәновның 70 еллыгы билгеләнде


Омскиның шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче татар теле факультативының якшәмбе көнне үткән чираттагы дәресе себер татарлары шагыйре Булат Сөйләмановның 70 еллыгына багышланды.

Башта укытучы Нурия ханым Кучукова балаларны Булат Сөләймановның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң ул шагыйрьнең кайбер шигырьләрен укып, рус теленә тәрҗемә итеп, аңлатып үтте. Соңыннан балалар Булат Сөләйманов сүзләренә иҗат ителгән “Себер гимны” җырын өйрәнделәр һәм аны бергәләп башкардылар да.

Укытучылары Нурия ханым мондый дәрес балалр өчен кызыклы һәм кирәкле дип саный. “Булат Сөләйманов турында да, Себер татарларының башка шагыйрләре, язучылары аларның күбесе бүген беренче мәртәбә ишетте”,- ди Нурия ханым.

Әңгәмә барышында Нурия Кучукова Себер ягында яшәп иҗат итүче әдипләр турында мәгълүматләр күп түгел, аларны эзләп табу бик кыен дип әйтте. Киләчәктә үзенең дәресләрендә Себер татарларының күренекле шәхесләре турында күберәк сөйләргә тырышачагын ассызыклады.
XS
SM
MD
LG