Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмарда өч көнлек матәм башланды


Бүген Мьянмарда өч көнлек матәм башланды. 2 май көнне булган көчле давылда 78 меңләп кеше һәлак булган, 50ләп кеше хәбәрсез югалган.

Халыкара җәмагатьчелек басымы астында Мьянмар хакимиятләре илгә һуманитар ярдәм оешмаларын кертергә рөхсәт итте. Ярдәм АСЕАН илләре аша таратылачак. Табигать казасында 2 миллионнан артык кеше йортсыз калды, меңләгән балага ачлык яный.
XS
SM
MD
LG