Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык татар-төрек мәктәпләрен яклап күтәрелә


7-нче татар-төрек мәктәбе укучылары
7-нче татар-төрек мәктәбе укучылары

Дүшәмбе Казанда ата-аналарның берләштерелгән зур җыелышы узса, чәршәмбе көнне урам җыены-пикет булачак.

Казанның нәкъ үзәгендәге Гумилев һәйкәле янында Татарстандагы татар- төрек лицейларын яклап урам җыены, ягъни пикет узачак. Бу чара чәршәмбе көнне сәгать 11-дә башлана. Урам җыенына Түбән Камадан һәм татар-төрек лицейлары булган башка шәһәрләрдән дә вәкилләр килер дип көтелә. Бу мәктәпләр Татарстанда 7. Бәйсез чыганаклар хәбәр итүенчә, Түбән Камадагы бу уку йорты мөдирен эшеннән алырга телиләр икән.
Дүшәмбе көнне, бу мәктәпләргә Русия прокуратурасы тарафыннан күрсәтелгән басымга түзә алмаган ата-аналар, укучылар һәм укытучылар Казанга зур җыелышка килгән иде. Чарада 450-ләп кеше катнашты. Алар Русия президентына һәм хөкүмәтенә, думага резолюция кабул итте.
Анда сыйфатлы белем алуда конституциядәге хокукларның саклануы таләп ителә. Һәм шулай ук Русия прокуратурасының канун бозып әлеге уку йортларында бертуктаусыз үткәрелгән тикшерүләрдән яклавын, тикшерү нәтиҗәләрен һәм шулай ук төрек теле укытучыларын эштән җибәрүне нигезләнмәгән дип тануны сорыйлар.
Соңгы вакытта Русия прокуратурасы тикшерүләре һәм юкны бар итеп төрле сәбәпләр табарга тырышу, бәйсез чыганаклар әйтүенчә, милләтләрне юк итергә теләүнең чираттагы адымы. Мәгарифтә милли төбәк компонентын бетерү үзенә бер төрле бомба булса, татар-төрек мәктәпләренә бу яу хәдәфле хөҗүмгә тиң.
“Бу сәяси дәүләт ара мәсьәлә. Нигезендә төгәл нәрсә ятканын әйтә алмыйм. Тикшерүләрнең соңгы актларының кайберләрен безнең кулга бирмәделәр. Аларны телдән генә әйттеләр. Һәм ишетүебезгә караганда, анда төрек укытучыларына дин һәм дини китаплар тарату гаебе дә ягылган. Терроризм һәм ваһабилык белән бәйләргә тырышканнар”,- ди Казандагы 2-нче татар-төрек торып уку мәктәбе мөдире Радик Нәкипов.
Бу уку йортына бәйге моңа кадәр искиткеч зур иде. Бер урынга 10-нан артык бала белем алырга теләк белдереп килде. Мөдир сүзләренә караганда, әлегә аларны киләчәктә нәрсә көткәне билгесез. 31 май көнне төрек укытучыларның Русиядә булу вакыты бетә. Шулай да, Радик Нәкипов ата-аналарның һәм киң җәмәгатьчелекнең бу күтәрелеше проблеманы, бәлки, уңай якка хәл итергә йогынты ясар дип өметләнә.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкиле Марат Латфуллин әйтүенчә, соңгы көннәрдәге чарага өметләр бар. Әмма тагын бер куркыныч туган. Русиянең мәгариф министрлыгы барлык төбәкләргә фәрман җибәргән. Анда башка фәннәрне инглиз телендә укыту тыелган. Татарстан мисалы китерелеп, мәгариф кануны бозылып кайбер мәктәпләрдә фәннәр инглиз телендә укытылды диелгән. Билгеле булганча, татар-төрек лицейларында төгәл фәннәр инглиз телендә укытыла. Марат Латфуллин әйтүенчә, Русия мәгариф министрлыгының бу яңа тыюы бернинди канунга да сыймый. Күп теллелек үзен аклаган һәм дөнья күләм абруйга ия ысул.
“Ул бит безнең илдә генә алып барыла торган эш түгел, бөтен дөньяда. Халыкара документлар күп. Әлбәттә, полилингвизм-күптеллелек юнәлеше, күпме генә кара көчләр аңа каршы торса да, ул безнең киләчәк”,- ди Марат Латфуллин.
20 май көнне Мәскәү вакыты белән 22 сәгатьтә интернет аша Русия президенты сәхифәсенә кереп, бу мәктәпләр язмышына җаны әрнегән һәм борчылган һәркем, Русия рәсмиләре тарафыннан бу татар-төрек лицейлары өстеннән алып барылган сәясәткә каршылык белдереп, хат юлларга җыена. Шулай бердәм рәвештә фикер белдерү 26 май кичке 10 га кадәр дәвам итәчәк.
Татар-төрек лицейлары Татарстанда 16 ел эшләп килә. Чит телләрне яхшы белгән укучылар һәр төр олимпиадаларда, бәйгеләрдә гел җиңү яулап килә. Әлеге мәктәпләрне бетергәннәрнең барсы да дип әйтерлек абруйлы югары уку йортларында белем ала.
XS
SM
MD
LG