Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Европаны Русияне яклауда гаепләде


Грузия президенты Михаил Саакашвили, көнбатыш Европаның кайбер илләрен Русиягә карата йомшаклык күрсәтүдә гаепләде. Чәршәмбе көнне кабат үтәчәк парламент сайлавы алдыннан чит ил журналистлары алдында чыгыш ясап, Саакашвили, әгәр дә Европа Русиянең Грузиягә каршы адымнарын туктату өчен чаралар күрмәсә, Русия башка төбәкләрдә дә агрессия күрсәтә башларга мөмкин, диде.

Соңгы атналарда Мәскәүнең Абхазияне яклавын арттыруыннан соң Грузия белән Русия арасында аралар тагын да киеренкеләште.
XS
SM
MD
LG