Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колесов кемнең тәгәрмәче?


Николай Колесов тәгәрмәченә Амур ярларында таяк тыкканда, ул ярдәмне Казаннан алырга тырыша. Әмма биредә бу тәгәрмәч бумеранг кебек кире әйләнеп очырга тора.

“Бабай” на Амуре. Шундый исем астындагы язмада, “Комсомольская правда” газетасы хәбәрчесе соңгы берничә айда Амурда барган хәлләргә бәяләмә бирә. Баш исемгә игътибар иткәндә, кайбер сәясәтчеләр биредә хилафлык киткән ди. Ник дигәндә чөнки губернатор Колесов гомер-гомергә Казанның элекке меры Камил Исхаков шәкерте һәм ул президент Шәймиев белән берничек тә бәйләнмәгән. Ә бу исемнән, Колесовның Шәймиев кешесе кебек күренә, ди алар.
Газеталарда Колесовны Казаннан киткән җитәкче дип сөйләргә яратсалар да, мондагылар барыбер аны үз итми. Казанда ул нинди эшләре белән билгеле? Башта үзе җитәкләгән Элекон ширкәтендә эшчеләргә хезмәт хакын түләмәде, аннан соң “Элекон” заводы тулай торагында яшәүчеләрне бүлмәсез калдырды. Колесов җитәкләгән “Элекон”да хәтта бер эшче хезмәт урынында үз-үзенә кул салган иде. Шуңа күрә Казан халкы да Колесовны бик өнәп бетерми. Әмма җитәкче даирәләрдә Колесовның исеме танылган булмаса да, ул җитәкләгән ширкәт мөһим эшләр башкарган, галәмгә очучы машиналар, оборона өлкәсенә кагылган эшләнмәләрнең берсе дә, Колесов заводыннан башка кулланылышка кертелә алмаган.
Зур сәясәткә исә, Колесовны хәзерге төбәкләр үсеше министры урынбасары, элекке Казан меры Камил Исхаков кертеп җибәргән. Ул вакытта Исхаков Ерак көнчыгышта Русия президенты вәкиле. Амур өлкәсендә канунсызлык хөкем сөрә. Амур башлыгы Леонид Коротковны җинаятьчелеккә тартып эшеннән алалар. Һәм менә шушы “сугыш чукмары оясына” кем җитәкче булып килер икән дигәндә, Исхаков Колесовны тәкъдим итә.
“Комсомольская правда” язганнарга ышансаң, бу урынга Борис Грызловның кардәше Владимир Грызлов та тәкъдим ителгән. Әмма бәхет Колесовка күбрәк елмайган күрәсең. Казанда 22 яшьлек малаена “ВАЗ” машиналарын сатучы ширкәт, кызына “Элекон ” заводын калдырып Колесов Амурга тәртип урнаштырырга китә.
Журналистлар бәяләү буенча ул вакытта Амурда Колесовның PRры бик көчле була. Амур белән җитәкли башлауга ук ул хакимиятне хөкүмәткә, икътисад, сәнәгать һәм шуның ише тармакларны кластерларга алмаштыра, төбәк депутатларының шурасын яңадан җыя. Бөтен нәрсә дә Татарстандагы кебек ук эшләнгән. Бәлки шуңа күрә дә, “Комсомольская правда” журналистлары Колесовны Амурдагы “бабай” дип атагандыр.
Колесовның күмерчеләргә яңа мунча ачып йөрү күренеше
Колесовка, Шәймиевтә булган халык мәхәббәте генә җитми. Әмма PR алымнары ярдәмендә моңа тиз ирешәләр. Ул өлкәнең хәтта иң артта калган авылларына барып анда яшәүчеләр белән дә аралашкан, аларга “алтын таулар” вәгъдә иткән. Төбәктә эшләүче күмерчеләргә яңа мунча ачып йөрүе дә билгеле. Шуңа күрә әле берничә ел элек Колесовка амурлылар пот урнына табынган, дип шаярта “Комсомолка” журналистлары. Мәхәбәттән нәфрәткә бер адым дигәндәй, хәзер исә Колесовны амурлылар кире Казанга куа.
Матбугатта Амур, Колесов турында берсеннән-берсе тәфсилрәк кыйссалар басылып торган арада, губернатор командасына карата җинаять эшләре дә көннән- көн күбәеп тора. Шушы көннәрдә исемлеккә тагын ике эш өстәлде. Берсе – Амурның “Урочища Мухинка” тыюлыгында канунны бозып губернаторга йорт төзү. Моның өчен хокукзыз урман кисүләр, төзелештә ике кешенең үлүе билгеле. Икенчесе - төбәк җитәкчесе каршында төзелгән “дәүләт торак фонды” эшчәнлеге. Бүгенге көндә әлеге фонд җитәкчесе Дмитрий Колин тикшерү астында. Әлеге идарә шулай ук төбәктә яшәүчеләрдән акча чыгару максатыннан эшләнгән, тикшерүчеләр фикеренчә.
Шулай итеп Амурда хакимияткә карата үзенчәлекле көрәш бара. Губернатор камандасына кергән Гүзәлия Минкина, Рамил Тураев, Андрей Белов, Николай Швец, Рәнис Шәрипов, Айрат Талипов, Әнвәр Гайнетдинов, һәм чыгышы белән Татарстаннан булган башка түрәләргә карата әлегә җинаять эше бара. Амур халкы аларга исеме җисеменә туры килеп торучы үзенчәлекле исем дә тапкан. ОПГ, ягъни оешка җинаятьчелек төркеменнән, алар бу түрәләрне “Особы, приближенные к губернатору”, дип атый.
Колесовның төзелеп бетә алмаган йорты
Николай Колесов тәгәрмәченә Амур ярларында таяк тыкканда, ул ярдәмне Казаннан алырга тырыша. Ял итергә барган очкыч өчен түләүне дә Казаннан дип аклана.Әмма биредә бу тәгәрмәч бумеранг кебек кире әйләнеп очырга тора. Чөнки космик аппаратлар ширкәтен җитәкләүче Колесовның 23 яшьлек кызы, шәһәр Думасында ЛДПР фиркасе депутаты Анастасия һәм зур акчалар белән уйнаучы улы казанлыларның ачуын чыгара.

Тәгәрмәчнең кая таба әйләнүен “Комсомольская правда”ның чәршәмбе санында да күрсәтелде. Журналист Наталья Островская Амурдагы хәлләргә һәм аеруча губернатор Колесовка андагы түрәләрнең мөнәсәбәтләрен белеп карарга тырышкан.
Язмада Амурда алтын табучы ширкәт җитәкчесе Андрей Лущейнең сүзләренә караганда, Колесов, губернатор карамагындагы акча җыю фондын булдырганда, әгәр акча түләмәгән ширкәтләр булса, эшләргә ирек бирмиячәкмен, дип белдергән. Русиянең бер төбәгендә, бүгенге көндә, шулай эшләнә инде, дигән Колесов.
Губернаторның беренче урынбасары Рәнис Шәрипов исә, журналистның фонд турындагы соравына тискәре җавап биргән. Аныңча төбәктә мондый акча җыю максатыннан оештырылган фонд була алмый һәм булганы да юк. Миллиардлаган акчаларның кая киткәнлеген исә, Шәрипов төбәк прокурорлары белән сөйләшеп ачыкларга киңәш итә.
Тикшерүләрдән күренгәнчә исә, үзе Колесов кайбер ширкәткә губернатор йорты, икенчесенә Батилия төбәк мәдәният үзәген төзергә кушкан. Төзелеп беткәч бу корылмалар хөкүмәт хисабына күчерелә. Шулай ук губернатор камандасының төбәктәге эшкуарлардан чит илдән килгәннәрне эшләткән өчен акча кысулары билгеле. Берсенең бәясе 1 мең доллар,ә бүгенге көндә 5 меңгә якын кытай эшләгәне билгеле.
Кайбер мәгълүматларга караганда быел Амурда 500 мең гектарга кадәр урман янган. Һәр ел яңгыннардан саклану өчен төбәкләргә Федераль үзәк тарафыннан билгеле бер күләмдә акчалар бирелә икән. Алар үз чиратында төбәк җитәкчелеге тарафыннан күбрәк яңгын чыга ала торган шәһәр һәм авылларга бүленергә тиеш. Тикшерүчеләр фикеренчә, бу акчалар тиешле кешеләренә барып җитмәгән, шуңа да вакытында яңгыннарны туктатып булмаган. Бу эшләр буенча шулай ук җинаять эшләре кузгалтылган.
Гадәттә тормыш кабатланмыйча алга таба барса һәм тарих һәрвакыт үзгәреп торса, Амурда тарих гел кабатланып килә.Бирегә кем генә губернатор булып килмәсен – коммунист Анотолий Белоноговмы, журналист Леонид Коротков, капиталчы Николай Колесовмы төбәктә хәлләр һаманда яхшырмый.
Амурда гауга күтәрелсә дә, соңгы көннәрдә ул әле тыңып торды. Яңа кешеләр кулга алнмый, җинаять эшләре кузгалтылмый. Хәзер инде, Николай Колесов мондый хәлләрдән соң да, төбәк җитәкчесе булып калса, Амур прокуратурасының дәшмәве аңа күпмегә төшәчәге кызыксындыра.
XS
SM
MD
LG