Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:45

Русиядә байлар да, фәкыйрьләр дә арта. Илнең икътисады чит илгә сатылган нефть-газга бәйле. Моннан кергән миллиардларның халыкка тиеннәре генә эләгә.

Русиядә халыкның 62%, ягъни яртысыннан күбрәге, яңа хөкүмәт беренче чиратта инфляция һәм бәяләр үсүга каршы көрәш алып барырга тиеш дип саный. Моны “Левада” үзәге уздырган сораштыру күрсәтә.

Соңгы вакытта азык-төлеккә бәяләрнең шактыйга үсүе күп кенә халыкның яшәү шартларына үзгәрешләр керткән. Әгәр элек керемнең бер өлешен кайда булса да ялга барып кайтырга, яки баласын югары уку йортына кертергә дип җыйган халыкның хәзер бар кереме дә ашауга тотыла икән.

“Кемдер байый, кемдер хәерчеләнә. Мин элек алган костюм-чалбарларымнан йөрим. Хәзер кием алырга акчам җитми. Балалардын ярдәм көтеп булмый. Чөнки берсенең 3 баласы бар, икенчесенең ире исерек, өченчесе үзбәкләргә ялланып эшләп йөри. Алардан сорап булмый”, ди Татарстанда яшәүче Фәһим абый.

Путин президент булган чорда Русиядә байларның да, ярлыларның да саны артты. Хәзер Русиядә 131 мең миллионер бар дип исәпләнә, бу 2006 ел белән чагыштырганда 7% күбрәк. Шул ук вакытта керемнәре азык-төлеккә генә җиткән, ягъни очын-очка ялгап барган гаиләләр арта бара. Әлеге тирән упкынның барлыкка килүе, Русиянең табигать байлыклары сатылудан кергән акчаның тиешлечә бүленмәвеннән килә дип аңлатыла.


Бүген беркемгә дә сер түгел Русиянең икътисады чит илгә сатылган нефть-газга бәйле.

“Русиянең нефть-газ акчасына гына ышанып яшәве куркыныч күренеш. Бездә сәнәгать өлкәсе - җитештерү бик түбән. Җиһазларның искерүе төбәкләрдә 80% җиткән. Социаль сәясәтнең бик түбән хәлдә булуы күзәтелә”, - ди Казандагы икътисад белгече Ләлә ханым.

Путин президент булган чорда Русия икътисади яктан үсеш алды дип әйтелә. Белгечләр фикеренчә, бу дөнья күләмендә нефть һәм газга бәяләрнең артып торуы сәбәпле туган хәл. Чөнки соңгы елларда нефтька бәянең үсә баруы хакимияткә социаль өлкәдәге кайбер җитешсезлекләрне капларга ярдәм итте. Шул ук илкүләм проектларының гамәлгә кертелүе моңа мисал булып тора.

Әмма социаль, пенсия реформалары бернинди уңай нәтиҗәләргә китермәде. Ташламаларны акчага алмаштыру системасы болай да авыр хәлле пенсионерларның тормышын тагын да киеренке итте.

”Пенсия һәм хезмәт хакын арттырмасыннар иде алар. Чөнки шундый сүз чыгуга азык-төлеккә бәяне күтәрәләр дә куялар. Ул эш хакын арттырудан бернинди файда юк”, дип зарлана Фәһим абый.

Русиядә инфляциянең зур тизлек белән үсүе мәгълүм. Ләлә ханым әйтүенчә, ул кайбер азык-төлеккә 15-20% җиткән.

“Сүз дә юк 1990 елларга караганда, хәзер халыкның тормышы яхшырды. Әмма башка илләр белән чагыштырып карасаң, Русия алга бармый. Аны саннар күрсәтә. Дөньякүләм алга китешне санаганда 10% иң байлар һәм 10% иң ярлылар арасындагы аермалыкны тикшерәләр. Бу бездә бик зур. Русиядә инде 20% халык хәерчелектә яши дип белдерә кайбер икътисадчылар”, ди Ләлә ханым.

Билгеле, нефть-газга бәянең дөнья күләмендә югары булуы сәбәпле, хакимият вакыт-вакыт хезмәт хакларын һәм пенсияне күтәреп тора. Халык тарафыннан бу президент, хөкүмәтнең уңышлы эше дип бәяләнә.

XS
SM
MD
LG