Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә тәмәке тарту чикләнә


Төркиядә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыйган канун гамәлгә керде. Бүгеннән башлап хөкүмәт биналары, мәктәп, хастаханә, кино, кибет, спорт һәм мәдәни чаралар узган җирләрдә тәмәке тарту тыела. Истанбул шәһәр хакимияте вәкиле Эрвант Өзузун сүзләренә караганда, шулай ук кино һәм сериалларда тәмәке тартучы кешеләрне күрсәтү тыела. Тәмәке рекламасы өчен 250 мең долларга кадәр җәза каралган. Балигъ булмаганнарга тәмәке сатучылар 1 елга кадәр төрмәгә хөкем ителә ала.

Отель, бар һәм рестораннарда тәмәкене киләсе елның июль аеннан тыю каралган. Туризм өлкәсендә эшләүчеләр моңа риза булмыйча протест чараларына урамнарга чыгачакларын белдерде.

Ел саен Төркиядә тәмәке тарту белән бәйле чирләрдән 100 меңләп кеше үлә.
XS
SM
MD
LG