Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:54

Мәскәү инглиз җанатарлары һөҗүменә әзерләнә


Chelsea җанатарлары Кызыл мәйданда

Chelsea җанатарлары Кызыл мәйданда

Чәршәмбе Мәскәүдә Англиянең ике командасы арасында Европа футбол лигасының финал уены үтә. Бу уенга Англиядән меңләрчә җанатар килә. Русия рәсмиләре аларга визасыз керү рөхсәте бирде.


Чәршәмбедә Мәскәүнең Лужники стадионына Manchester United белән Chelsea арасында финал уенын карарга Англиядән 50 мең чамасы җанатар килер дип көтелә. Мәскәүдә аларны югары бәяләр, кунакханәдә урын кытлыгы һәм кырыс милиция көтүгә карамастан, Русиягә бер тапкыр булса да виза алып караган җанатарлар үзләрен бәхетле дип саный. Русия рәсмиләре моңарчы күрелмәгән адымга барып, аларга визасыз керү рөхсәтен бирде. Чик буенда паспорт һәм футболга билет күрсәтү җитә.

"Бу бик дөрес карар, - ди Chelsea клубының җанатарлар төркеме рәистәше Peter Trenter. – Бу кыска вакыт эчендә без виза эшләрен башкарып чыга алмас идек."

Русия рәсмиләре хәзер спортка гаят зур әхәмият бирә. Бу уен Русия өчен зур сынау дип санала. Шуңа күрә рәсмиләр инглиз җанатарларына чыгарма ясарга булды да, ди Русиянең футбол берлеге сүзчесе Игор Владимиров.

"Аңларга кирәк, мондый чара Русиядә беренче тапкыр үтә. - ди Владимиров. - Рәсмиләр аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тели".

Русия-Британия мөнәсәбәтләре соңгы вакытта шәптән түгел. Кайбер күзәтүчеләр Мәскәүнең бу адымын Лондон белән мөнәсәбәтләрне җайлау нияте дип күрә.

"Бу сәяси карар,- ди Heritage Foundation оешмасының Мәскәү бүлеге җитәкчесе Евгений Волк. – Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр көрчеккә терләгән, Медведев аларны яхшырту теләген белдерә."

Инглиз җанатарлары үзләренең кайнар холкы белән танылган. Ике команда җанатарлары арасында чуалышларны булдырмас өчен аларның очкычлары төрле һава аланнарына төшерелә. Мәскәү рәсмиләре көч куллануга юл куелмаячак дип аларны алдан кисәтеп куйды. Уен вакытында стадионда тәртип саклауга 2 меңнән артык милиция хезмәткәре җәлеп ителә. Тагын 5 меңе шәһәр буйлап торачак.


XS
SM
MD
LG