Accessibility links

Либанда хөкүмәт һәм Хизбулла солых турында килеште


Либан хөкүмәте һәм Хизбулла җитәкчелегендәге оппозиция илдә 18 ай дәвам иткән сәяси кризиска нокта кую турында килеште. Бу хакта Катар башкаласы Доһада игълан ителде, яңа президент сайлау көне 24 сәгать эчендә билгеләнәчәк.

Хөкүмәт һәм Хизбулла арасындагы низагъ аркасында Либанда 6 ай президент булмый торды, ай башында канлы бәрелешләр булды. Килешүгә ирешү эшендә тарафларга Берләшкән гарәп лигасы арадашчылары ярдәм итте.
XS
SM
MD
LG