Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы тоткыннар хокуклары турында канун кабул итте


Русиянең Дәүләт Думасы тоткыннарның хокукын яклауга җәмәгатьчелек игътибарын арттыру турында канунны хуплады. Җәмәгать пулатына Русиянең һәр төбәгендә 2 елга 5-20 кешелек күзәтү комиссияләрен җыярга кушылды. Пулат шурасы бу комиссияләрне тарату яки аның аерым әгъзаләрен эштән читләштерү хокукына ия булачак.

"Кеше хокуклары өчен" хәрәкәт вәкиле Лев Пономарев сүзләренә караганда, канун өлгесеннән бөтен мөһим өлешләре төшерелеп калдырылган. Мисал өчен канунны әзерләүчеләр анда төрмә җитәкчеләренә тикшерү турында алдан хәбәр итмәүне һәм тоткыннар белән очрашуда төрмә хезмәткәрләренең катнашмавын таләп иткән булган.
XS
SM
MD
LG