Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Берлин филармониясенә янгын зур зыян китерде


Берлин филармониясендә булган янгын аркасында тамаша һәм концертлар кичектерелде. Янгынны сүндерү өчен бинаның түбәсен тишү кирәк булган.

Полиция янгын бинада барган эретеп ябыштыру эшләре вакытында чыккан, дип фаразлый. Анда эшләүчеләр һәм тамашачылар коткарылган, аларга зыян булмаган.

Берлин филармониясе бинасын архитектор Һанс Шарун зур чатыр шәкелендә 1963 елда төзеткән. Аның тамаша залы һәм Берлин филармониясе оркестры - дөньяның иң танылган концерт залы һәм оркестрлардан санала. Хәзер оркестрны британ дирижеры Саймон Раттл җитәкли.

XS
SM
MD
LG