Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-төрек мәктәпләре хөкүмәтнең күз алдында


Татар-төрек мәктәпләре мәсьәләсе Татарстан дәүләт шурасы утырышында каралды. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, анда укыту тукталмый.

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров әйтүенчә, тикшерүләр чит ил ватандашларының Русиядә булу кануны бозылганны күрсәткән. Чит ил ватандашларын җәлеп иткән вакытта эш бирүче хезмәт министрлыгына мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиеш булган. Әмма, мәгариф һәм фән министрлыгы да, бу лицейлар караган муниципаль берәмлекләр дә, уку йортлары үзләре дә, әлеге үтенеч белән чыкмаган.
Катлаулы мәсьәлә “эт эткә, эт койрыкка” рәвешен алып, прокурор әйтүенчә мәгариф һәм фән министрлыгы безнең бер нинди дә катнашыбыз юк, дип белдереп бармагы белән муниципаль берәмлекләргә төретеп күрсәткән. “Без министрлык республикадагы мәгаиф өчен җаваплы дип белдердек. Бөтен тармакларны берләштереп, аңа юнәлеш биреп торырга тиеш бит”,-диде Кафил Әмиров. Һәм шуның аркасында Татарстанга килгән чит ил ватандашлары бик уңайсыз хәлдә калган. Уңайсыз хәлгә калучылар арасында соңгы вакытта күп сөйләнгән төрекләр генә түгел, ә Германия, Кушма Штатлар, Британия һәм Канада вәкилләре дә бар икән.
Төрек укытучыларына килгәндә исә, мәктәпләр кулында булган эшләү рөхсәте, ягъни лицензиягә күрә, аларның белем дәрәҗәсе таләпкә туры килмәгән. Бу уку йортларында укытучылар барсы да махсус, яки югары белемле булырга тиеш. Кафил Әмиров әйтүенчә, әлеге хәлдән дә мәгариф министрлыгы белән бергә чыгарга мөмкин булган. Аларның Төркиядә алынган белемнәре турындагы документларын юридик телдә әйткәндә “настрификацияләү”, ягъни тану чарасын узу мөһим.
Һәм шулай ук мәгариф канунындагы федераль исемлектәге дәреслекләрне куллану да бозылган. Бу уку йортларын тикшерүчеләрне Англиядә басылган инглиз теле дәреслекләре кәнәгатьләндермәгән. Чөнки, аларны Русия үзендәге укыту исемлегенә кертмәгән. Ә инде төрек теле дәреслекләренә килгәндә исә, Татарстан министрлыгы үзенең эше булуына карамастан кулланырга ярый дигән карар чыгармаган. Һәм төркиядән килгән укытучыларның урыс телен начар белүе дә тикшерүчеләр күңеленә хуш килмәгән.
Кафил Әмиров белдерүенчә, кайбер уку йортларында төрек укытучыларының төрле ысуллар белән дингә тартуы канун бозу булып тора. Һәм шулай ук үзенең чыгышы вакытында ул чит илдән килеп эшләүчеләрнең Татарстандагы югары уку йортларында белем алды дигән дипломнарының шикле булуын да әйтеп узды.
Татастан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин прокурор чыгышыннан соң, әлеге проблемага мөнәсәбәттә узган шимбәдә ябык киңәшмә үтүен дә әйтеп узды. Анда мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге, федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, республиканың хезмәт министрлыгы вәкилләре катнашкан. Мөхәммәтшин белдерүенчә, Татарстан прокуруры әйткәннәрнең бер өлеше белән килешмичә булмый һәм мәгариф министрлыгы үзенең җитәрлек эшләмәвен дә таныган. “Әмма бик кыска вакытларда бу уку йортларына караган җитешсезлекләрне бетерү өчен бөтен көчне куярга кирәк”,- диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бу мәктәпләрдә белем бирү сыйфатының бик югары булуы турында узган киңәшмәдә дә әйтелгән иде. Һәм бүген бу хакта мәгариф министры урынбасары да әйтеп узды. Анда укырга керү өчен бәйге. Бер урынга 11 кеше. Анда химия, физика инглиз телендә укытыла. Һәм бу фәннәрне тирән үзләштергән белгечләр чыга”,-ди Татарстан дәүләт шурасы рәисе. Һәм Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, анда укыту тукталмый. Татарстандагы күпләгән кешеләрнең балалары монда укыгач, хөкүмәт татар-төрек мәктәпләрен күз алдында тотып эшләрне гел җайга салып торырга тиеш.
XS
SM
MD
LG