Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тентүләр узды


Башкортстан парламентының берничә депутаты “Уфагуб” интернет сәхифәсен экстремизмда гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура узган ел сәхифәдә көн күргән бер язма өчен экстремистлык буенча җинаять эше ачты. Моңа Айрат Дилмөхәммәтовның “Войны против ублюдков” ягъни, “Адәм актыкларына каршы сугышлар” китабыннан өзекләр сәбәпче. Инде әлеге уңайдан Уфада тентүләр узды. Беренче тентү 20-нче май җирле вакыт белән 16 сәгать .00 минутта Башкортстан эшкуарлары Шурасы рәисе Николай Швецовның офисында узды. Тикшерүчеләр аның 7 санагын һәм берникадәр документларны кулга алган. Тентү 4 сәгать дәвам иткән. Төнге 12дә аның йортында да тентү башлаганнар.
“Тентү вакытында мине дә, хатынымны да чыгарып җибәрделәр. Хатыным бәләкәй бала белән тышта торырга мәҗбүр булды. Бу тентүләрне мин “Уфагуб” сәхифәсенең эчтәлеге белән бәйләмәс идем. Беренчедән, мин бу сәхифәнең хуҗасы түгел. Дөрес, сәхифәгә матди ярдәм күрсәткәнем булды. Мин кеше хокуклары өчен көрәшүчеләргә, сүз ирегенә хезмәт итүчеләргә кулымнан килгән кадәр ярдәм иткәләп торам. Монысы минем шәхси эшем. Икенчедән, бу тентүләрнең нигезе еракта ята. Менә инде соңгы 6 елда минем бизнесымны тартып алырга тырышалар. Уфа хакимияте һәм республика Президенты аппаратлары миңа каршы төрле җинаять эшләре уйлап чыгарып, тентүләр үткәреп торалар. Ләкин ул җинаять эшләрен ябарга, тентүләрне канунсыз дип табарга туры килә. Алар минем җирләремне тартып алмакчы. Эш шунда, минем карамакта 33 гектарга якын курорт зонасы җирләре. Төрлечә җинаять эше ачып карап та булдыра алмагач, мине экстремистлыкта гаепләмәкчеләр. Ә мин Айрат Дилмөхәммәтовның бу экстремистик эчтәлекле язмасы турында үткән ел ук прокуратура һәм тикшерү бүлегенә хәбәр иткән идем. Бу турыда минем документларым саклана. Аларга җавап бирүче булмады. Инде менә җавап урынына юк гаеп такмакчылар. Ул гына да җитмәгән, тентү вакытында минем 20 000 сум акчамны урлаганнар. Мин бу хакта милициягә мөрәҗәгать иттем, Русиянең үзәк тикшерү идарәсенә телеграмма суктым”,-диде Николай Швецов.
Тентүләр тагы тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков һәм Игорь Кучумовларның һәм бәйсез тарихчы Сергей Орловларның фатирларында да узган. Тентүләр төнен үткәрелгән. Аларның санаклары кулга алынган.
XS
SM
MD
LG