Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Прокуратура белә торып бер чара да күрмәгән. Тарихи һәйкәлләрне җимерү дәвам итәрме?

Петербурдан Кытайга кадәр тиз йөрешле һәм түләүле юл салганда Татарстан җирендә Болгар чорына караган берничә торак урынны һәм мөселман зыяратын актарып ташлаганнар. Торак урыннар, ягъни авыллар 11-15 гасырга карый торган, тарихи мираска ия һәйкәлләр дип белдерде археология тикшеренүләр милли үзәгенең фәнни хезмәткәре Зөфәр Шакиров. Бу урыннарны ул әле яңа гына үз күзләре белән күреп кайткан.
“Юл төзүчеләр бер торак урнын тулысынча юк иткәннәр. Татар зыяраты да юк ителгән. Ул 11-12 гасырга карый”,- ди Шакиров. Тракторлар белән актарып ташланган җирдә мәет сөякләре әле хәзер дә күренеп тора икән. Бу зыйрат Алексеевски районындагы Күркүле авылы янында.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бу тарихи урыннарның һәм татар зиратының табылуы турындагы хәбәрне әкияткә тиңләде. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән юл төзелеше өчен бөтен документларның да килешенгән булуын әйттеләр. Һәм мондый вак-төякләр белән шөгыльләнеп торырга аларның вакыты юк икән, министрлык бүгенге көндә зур эшләр белән мәшгуль.
Археологик күзләү, ягъни разведка эшләре бу юл төзелә башлагач кына үткәрелә. Чөнки, Зөфәр Шакиров әйтүенчә, юл салуның барлык документлары да тәртипкә китерелмәгән.
“Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмалары белән килешүләр ахырына кадәр җиткерелмәгән булган. Без актарып ташлангач кына белеп экспертиза үткәрергә чыктык. Нинди дә булса чара күрү мөмкинлеген ачыклау өчен”,- ди Шакиров.
Мәдәният министрлыгының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллануны күзәтүче дәүләт идарәсе башлыгы Игорь Нестеренко да юл төзүчеләрнең барлык документларының да тәртиптә булмавын һәм бу идарә таләпләрен үтәмичә эшкә тотынганнарын белдерде. Юл төзүчеләр 2007 елның гыйнвар аенда идарәдән эш башларга рөхсәт сораган. Идарә алдан тикшерү, ягъни юл салыначак җирдә экспертиза үткәрү таләбе куйган. Әмма… Апрель аенда бу эшләрне үткәрми торып, рөхсәт кәгазе алмыйча юлчылар җир актарырга керешкән. Һәм нәтиҗәдә Болгар чоры тарихи истәлекләре актарылып ташланган.
“Русиянең 73-нче канунына күрә, археология истәлекләре федераль әһәмияткә ия. Бу канун нигезендә төзелешне оештыручы, ягъни заказчик төзелеш булачак урында тарихи мирасны саклап калу һәм коткаруны тәэмин итергә тиеш”,- ди Зөфәр Шакиров.
Узган ел ук инде тарих институты, мәдәният министрлыгы, тарихи һәйкәлләрне саклау идарәсе вәкилләреннән торган эксперт төркеме актарып ташланган истәлекләр урнына барып бу проблема турында акт төзеп Татарстан прокуратурасына тапшырган булган. Татарстан прокуратурасы әлеге хәл Алексеевски җирлегендә булганга эшне бу район прокуратурасына юллаган. Әмма, берничә мәртәбә җыелып сөйләшүгә карамастан, район прокуратурасы җинаять эше кузгатмаган. Игорь Нестеренко сүзләренчә, алексеевскилыларның нигә моңа күз йомуының сәбәбе билгесез. Тарихи урыннарны җимерү дәвам иткәнгә археологлар бу башбаштаклыкка түзә алмыйча хөкүмәткә хат юлларга мәҗбүр булган. Ә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллануны күзәтүче дәүләт идарәсе эшне кануннар үтәлешен тикшерүче Россвязьохранкультурага тапшырган.
Археологлар узган ел бу юл төзеләсе җирнең 90 чакрымын тикшергән булса, быел тагын 50 чакрымга экспертеза үткәрә. Ә канунга күрә, эш башлаганчы ук бу эшләрне юл төзүчеләр үз өсләренә алырга, белгеч-археологлар җәлеп итергә һәм финансларга тиеш булган. Проблема хакында юлчылар белән ике тапкыр сөйләшү дә булган. “Алга таба ни эшләргә кирәген- экспертиза үткәрү мөһимлеген, аны финанслау кирәген аңлаган кебек булалар да, тагын эзсез югалалар”,- ди Игорь Нестеренко.
“Инвесторларның күпчелеге, бу очракта хосусый юл төзүчеләр тарихи урыннарны саклап калу өчен акча чыгарасы килми. Шуңа күрә тикшеренүләр дә үткәреп тормый, килешүләрдән дә йөз чөерә”,- ди Игорь Нестеренко.

XS
SM
MD
LG