Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Төркиядә юстиция хөкүмәт талашы


Төркия кызык бер илгә әверелде. Соңгы елда хөкүмәт карамагында дип бәяләнгән дәүләт органнары хөкүмәткә каршы каты эчтәлекле тәнкыйтьле белдерүләр ясый башладылар. Бу да сәясәт өлкәсендә эшләрнең яхшы бармавына ишарә итә.
21-нче Майда Югары Мәхкәмә рәислегенең барлык әгъзалары да кул куйган хөкүмәтне юстициянең эшләренә тыкшынуда гәепләгән бер белдерү игълан ителде. Хөкүмәт тә шул ук көнне бу белдерүгә юстиция аппараты хокук нормаларын сәясиләштерә, оппозицион партия кебек хәрәкәт итә дигән шундый ук каты эчтәлектә хөкүмәт белдерүе ясады. Югары мәхкәмәнең белдерүен хуплаган, һәм моңа каршы чыкканнар булды. Матбугатның бер өлеше соңгы чиктә моның булачагы билгеле иде, хөкүмәт АБ җитәкчеләрен үз артына алып, төрек юстициясенә басым ясый башлады дигән фикерләр белдерде. Ә хөкүмәт яклы мәтбугат исә юстиция аппараты битараф булырга тиеш, ә сәяси бер агымны яклау позициясенә күчмәсен дигән фикерләр әйтә һәм яза башладылар. Югары Мәхкәмәнең шушы белдерүе сәясәт сәхнәсен генә түгел, Истанбул биржасын да дулкынландырды. Биржадагы акцияләрнең бәясе бер ничә процентка төште, Американ доллары белән евроның бәясе бераз күтәрелде.
Динче, ягъни исламча кагыйдәләрне әкренләп дәүләт тормышына да кертергә тырышкан АК партия хакимияте белән динне дәүләт эшләреннән аеру принципында каты торган лаисизм тарафдарлары арасындагы тартыш инде ничә еллардан бирле дәвам итә. Моның беренче җитди чагылышы президент сайлауларында үзен күрсәтте. Яңа президент Абдуллаһ Гүлнең, премьер Эрдоганның һәм барлык министрларның хатыннары башларын исламча бәйләп, баш яулыгы белән йөриләр. Алар рәсми очрашуларда да шушы рәвештә, ягъни башларын ачмыйча катнаша башладылар. Моннан тыш хөкүмәт оппозициядәге Милләтче Хәрәкәт Партиясенең дә яклавына ирешеп университетларда баш яулыгы белән уку иреге китергән конституциянең ике маддәсен үзгәртү уңышлыгына иреште. Бу мәсьәлә хәзер конституция мәхкәмәсендә карала, озакламый нәтиҗәсе чыгачак. Моннан да мөһимрәге АК партия өстеннән конституциянең лаисизм принципларын бозуда гәепләп хөкем процессы башланды. АБ-нең төрле органнары белән Авропа хөкүмәтләре җитәкчеләре АК партия ябылмасын дигән басым ясый башладылар. Кыскасы ил эченнән дә чит иллләрдән дә конституция мәхкәмәсе әгъзаларына басым ясала башланды. АК партияне ябу буенча барган хөкем процессы юридик бер вакыйга булудан чыгып, аңарга сәяси бер төс бирелде. Инде бу турыда карар бирәчәк конституция мәхкәмәсе әгъзалары карарны үз вөҗданнарына күрә бирү мөмкинлеген югалттылар.Сәясәт сәхнәсендә зур бер билгесезлек бар. Өстәвенә экономика да яхшыдан бармый. Дөнья базарларында нефте бәясенең бик тиз күтәрелүе, экономик торгынлык һәм АК партиянең хакимияте чорында ифрат дәрәҗәдә бурычка батуы киләчәк өчен кайгыны үстерә. Вак кәсепчеләр бөлә, эшсезләр саны арта, инфляция үсә. Теге яктан ПКК белән көрәш тә беткәне юк, һәр көн саен диярлек бер-ике солдатның һәлак булуы хәбәре килеп тора.
Барлык болар генераль штаб, югары уку оешмасы, менә үткән көн дә югары мәхкәмә кебек дәүләт органнарының хөкүмәтне тәнкыйтьләгән, кисәткән белдерүләр ясавына сәбәп була. Озын сүзнең кыскасы Төркияне тыныч көннәр көтми.

XS
SM
MD
LG