Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

19 елдан артык вакыт үткәннән соң Омски татарлары, ниһаять, туган телләрендә спектакль карый алдылар.

Мондый мөмкинлекне аларга Себер якларына гастрольләр белән чыккан Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театры коллективы тудырды. Омски тамашачысына “Гәйфи бабай, өйлән давай...” дигән спектакль тәкъдим ителде.
Омскига кадәр бу спектакль Сургут, Түбән Варта, Нефтиюгански, Кагалым, Тубыл һәм Төмән шәһәреләрендә күрсәтелде. Омскидан соң Кәрим Тинчурин театры гастрольләре Новосибирски өлкәсенең Куйбышев шәһәрендә, Новосибирскиның үзендә һәм Томски шәһәрләрендә дәвам итәчәк.
Себер ягына гастрольгә чыгуларының максатын театр администраторы Әлсинә Гайнуллина “Күптән Себер шәһәрләрендә булганыбыз юк. Халкыбыз театр сәнгатеннән читләшеп бара. Аларны кабат бу жанрга җәлеп итәргә кирәк”, -дип аңлата.
“Быелгы гастрольләребезнең үзенчәлекләре дә бар”,-ди Татарстанның атказанган артисты Әнәс Галиуллин. Беренчедән, Татарстаннан еракта яшәүче милләттәшләребезгә мәдәни хезмәт күрсәтергә кирәк. Икенчедән, быел без алып килгән әсәрнең авторы Гөлшат апа Зәйнәшевага, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Быелгы гастрольләр аның юбилеена безнең бүләгебез булсын. Ничек сөенер иде ул, әсәренең шундый ерак төбәкләргә дә барып җиткәне өчен. Һәм, өченчедән, быел декабрь аенда театрыбызга 75 ел була. Күрәсез, ерак юлга чыгуыбызның сәбәбе берничә. Милләттәшләребез белән очрашып, аралашу да мөһим безнең өчен”,- ди ул.
Әнәс Галиуллин кебек, башка артистлар да гастрольләр белән Себер якларына бару - халыкның үзаңын үстерү, аларны җитди жанрга җәлеп итү һәм, нәтиҗәдә, халкыбызны милләт буларак саклап калу өчен кирәк диделәр. “Соңгы елларда һөнәри артистларның бу якларга асылда концертлар белән генә килүләре сәбәпле ахры, халык театр сәнгатеннән читләшкән. Монда безнең дә гәебебез бар,” - ди Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдинов.
Дөрестән дә, озак еллар Себер якларында татар театрларының гастрольләре булмау сәбәпле, халыкта спектакль карау теләге кимегән. Кәрим Тинчурин театры барган шәһәрләрнең барсында да оештыручыларга тамашачы җыю җиңел булмады. Шулай булса да, билет таратучы активистлар ярдәм итеп, заллар бөтенләй үк буш булмады, берникадәр тамашачы җыелды. “Бүгенге көндә иң күп тамашачы Омскида булды ди” – театр администраторы Әлсинә Гайнуллина.
Омскида спектакль Өлкә филармониясенең концертлар залында барды. Залда утыручыларның барсы да шаяруларның да, җитди сүзләрнең дә мәгънәсен аңлады кебек. Спектакль тәмамланганнан соң, халык, аягүрә басып, артистларны алкышлады. Сәхнәгә күтәрелеп, рәхмәт әйтүчеләр, чәчәк бирүчеләр дә булды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә мөфти Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов күтәрелде.
“Сезнең 19 ел элек күрсәткән спектакльләрегезнең барсын да караган идем. Язган булгач, бүген дә килдем. Озакка сузмыйча тагын очрашырга насыйп итсен Аллаһ, еш-еш килеп йөрегез”, - диде ул.
Хәзрәттән соң сәхнәгә үз акчасына билетлар алып, өлкәннәргә тараткан, аларга спектакль карау мөмкинлеге тудырган эшмәкәр Тамир Алимбаев һәм оештыру эшләре өчен җаваплы булган шәһәр милли мәдәни мөхтарияте вәкилләре күтәрелде. Алар мөхтәрият исеменнән рәхмәт хаты тапшырдылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.Артистлар исеменнән рәхмәт сүзе белән Әнәс Галиуллин чыкты.
Соңыннан узара аралашу, фикер алышу барды. Спектакльгә карата үз фикерләрен белдерүчеләр күп булды. “Килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Рәхәтләнеп туган телемне тыңлап утырдым. Барсы да аңлашылды, тагын килегез”,- диделәр берәүләр. “Барсын аңламасам да, спектакльнең эчтәлеген аңладым. Рәхәтләнеп ял иттем”, - диделәр икенчеләр.
Шулай итеп, артистлар да, тамашачылар да очрашудан канәгать калдылар. “Юллар ерак, автобуслар белән йөрүләр уңайсыз булса да, озакка сузмый, кабат бу якларга килеп чыгарбыз әле ”, - диде Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, күп кенә спектакльләрнең авторы һәм кайбер әсәрләрне сәхнәгә куючы Исламия Мәхмүтова.
Менә шундый ике як өчен дә файдалы очрашу булды Омски шәһәрендә. Кабат очрашулар бик озакка сузылмасын иде инде, дигән теләктә калыйк.

XS
SM
MD
LG