Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Мьянмар җитәкчелеге белән очрашты


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Янгонга килеп Мьянмар җитәкчеләреннән илгә күбрәк ярдәм кертү рөхсәтен сорады. Премьер-министр Тхейн Цейн белән булган очрашуда, БМО башлыгы, Мьянмарның гына мондый зур табигать казасына каршы торырга көче җитмиячәк, дип белдерде.

Очрашудан соң Пан давылдан иң күп зыян күргән Ирравадди култыгына китте. Табигать казасында 80 меңләп кеше һәлак булды, 50 меңе хәбәрсез югалды. 2 миллионнан артык кеше йортсыз калды.
XS
SM
MD
LG