Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Израиль: Сүрия террорны яклавын туктатырга тиеш


"Әгәр дә Сүрия Израиль белән солых урташтырырга тели икән, террорны яклаудан баш тартырга тиеш," - дип белдерде Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни.

Аның сүзләренә караганда, Сүрия Хизбулла һәм Хәмәсне яклауны туктатырга һәм Ираннан читләшергә тиеш.

Чәршәмбе көнне Израиль һәм Сүриянең Төркия арадашчылыгында тынычлык сөйләшүләрен яңартачагы мәгълүм булды. Ике ил арасында сөйләшүләр 8 ел элек өзелгән иде.

XS
SM
MD
LG