Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Сишәмбе Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында яшәү минимумын тәшкил иткән азык-төлек кәрзине каралды. Ул биш ел саен яңартылырга тиеш.

2006-2007 елларда Дәүләт Шурасы депутатлары минималь азык-төлек кәрзинен нык тәнкыйтьләп, аны тагын да камилләштерергә кирәк дип, кире хөкүмәткә кайтарган иде. Шуңа күрә дә бу кәрзиннең, бер ел соңарып кабул ителүен, депутатлар, һичтә, үзләренең гаепләре дип санамый. Бу юлы диккать белән тыңлап утыручы депутатлар алдында Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары, республиканың социаль һәм икътисадый тикшерүләр үзәге җитәкчесе Алевтина Кудрявцева имтихан тотты.
Гади тел белән әйткәндә минималь азык-төлек кәрзине ул кешегә исән калу өчен бер елда күпме ашарга һәм ничек киенергә икәнен билгеләү. Моннан чыгып республикада халыкның хәерчелек дәрәҗәсен һәм яшәү минимумын исәпләп чыгарып була ди, икътисад министры урынбасары Алевтина Кудрявцева.
Азык – төлек кәрзиненә карап, халыкның сатып алу сәләтен билгеләп була. Тулаем Русия буенча караганда Татарстанда бу күрсәткеч югарырак. Тикшерүләр күрсәткәнчә быел минималь хезмәт хакыннан да азрак акча алып эшләүчеләр саны 32% кимегән, ди Алевтина Кудрявцева.
Хөкүмәт тәкъдим иткән азык төлек кәрзиненә күз салсак. Урта яшьтәге кешегә исән калу өчен елына 137 килограм ипи, 210 килограм сөт ризыклары, 38 килограм ит ашарга кирәк, бу кәрзин буенча. Кием – салымга килгәндә. Олы кеше 3 елга 6 пар, балалар елга 7 пар аяк киеме кияргә тиеш дип исәпләнә. Кешенең мәдәни яктан үсүе исә биредә исәпкә алынмаган. Моңа Дәүләт Шурасы депутаты Флюра Зиятдинова да игътибар итте. Аның фикеренчә, кеше ай саен бер спектакль карап кайтырга һәм елына ике генә булса да газетага язылырга тиеш. Башка депутатларның фикерләренә килгәндә, Сергей Осколок бу кәрзинне хәерче кәрзине дип атады. Разил Вәлиев мондый азык-төлек кәрзинен ясап үзебезне маймыллар дәрәҗәсенә төшерәбез дигән фикердә тора.
Бу фикерләргә Кудрявцева болай җавап бирде.
Минималь азык-төлек кәрзине һәрвакыт хәерчелекнең күрсәткече булып калды. Биредә халыкның мәдәни үсеше каралмаган. Мәдәни чараларга йөрү өчен халыкның урта хезмәт хакын күтәрергә кирәк, ә кәрзиннең бәясен түгел. Шул очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була, ди Алевтина Кудрявцева.
Утырыш барышында шулай ук минималь азык – төлек кәрзиненә якын булган, минималь куллану бюджеты турында да сүз барды. Алевтина Кудрявцева сүзләренчә бүгенге көндә Татарстанда бу бюджет кеше башына 3597 сум дип исәпләнә. Эшче халыкка 4000 мең, балаларга 3500, өлкәннәргә 2500 сум. Белгечләр аның каравы, бүгенге көндә урта хәлле гаиләләрдә айлык минималь куллану бюджеты 7000сумга җитә, дип белдерә.
Бүгенге көндә Татарстанда 35% кеше яшәү минимумыннан азрак акча ала. Республиканың 2005 – 2010елга социаль – икътисадый үсеш планы буенча, бу елларга республикадагы иң түбән хезмәт хакы яшәү минимумы белән тәңгәл булырга тиеш.
Шулай итеп, Дәүләт Шурасында минималь азык - төлек кәрзин мәсьәләсе каралды. Депутатлары әлеге кәрзиннең күләме, сыйфаты белән канәгать булмасалар да, Дәүләт Шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча бу канунны икенче чакырылышка калдырмыйча кабул иттеләр. Әмма шарт белән, якын арада минималь азык-төлек кәрзиненең кайбер өлкәләре әле кабаттан үзгәрү кичерергә тиеш, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә.

XS
SM
MD
LG