Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Татарстан журналистлары үзара дусмы? Илфат Фәйзерахманов, Элвира Гарипова, Данил Сәфәров, Флюра Низамова, Мәдинә Нурулла вә башкалар турында?

“Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны дөнья күрде. Ул гадәт буенча иң кайнар темаларны чагылдыра. Шундыйларның берсе беренче биткә чыккан: Сарытаудагы татар журналисты Сәлимҗан Гайсинны 180 көн мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр. Сәбәбе: күп күргән, артыгын язган. “Бердәм Русия” фиркәсе депутаты “өлешенә кергән” ул. “Саратовский репортер” басмасы белән генә тема тәмамланмаган.

Флюра Низамова кайсы йортта ятып чыккан

"Татарстан яшьләре" журналисты Флюра Низамованың (Зөләйха Кыдашева, Гадел Низам) 55 яшьлек юбилее уңаеннан чыккан язма да бар.”Флюра Низамова пенсиягә чыкты” дип атала ул. Мәкаләдә Флюра Низамованың заманында хәтта “юләрләр” йортында ятып чыгуы турында да искәртелә. “Табигать җанлы Флюра мәкаләләрендә генә түгел, тормышта да үтә гади, кешелекле, ышанучан, гадел. Ә андый кешегә яшәү җиңел түгел. Гаделсезлек, хаклыкның аста калуы самими кешегә үтә начар тәэсир итә”, - дип язылган.

Флюра Низамова турындагы мәкалә “Идел" яшьләр үзәгендә очрашудан соң язылган. Шул ук очрашудан ук хәбәрне Matbugat.ru сәхифәсе дә биргән. Чарада булган Данил Сәфров “ни сөйләгәннәрен бик җитди итеп җыр тыңлаган кыяфәт чыгарып утырдым”, дип үзсайтында яза.

Ә "Безнең гәҗит" сайты?

“Безнең гәҗит” хуҗасы Илфат Фәйзерахманов һәм Matbugat.ru хуҗасын бер Флюра ханым темасы гына берләштерми. Әйтик бу атнада "Безнең гәҗит"нең сайты Данил Сәфәров ярдәмендә пәйдә булды. “Алга таба газетада чыккан иң кызыклы язмаларны оператив рәвештә www.beznen.ru адресы буенча укып булачак. Алай гына да түгел, һәр язмага карата шәхси фикер язып калдыру мөмкинлеге дә бар. Фикер алышуда катнашыгыз, Сезнең уй-дәлилләрегез безгә бик кирәк. Бергә булыйк!», - дип яза газета хәзер Инетта.

Рәхәтләнеп сөйләшкәннәр

“Бергә булыйк!» шигаре кәгаз газета битләрендә дә еш чагылыш таба. “Татар журналистларының шыпырт бәйрәме” мәкаләсе шул турыда сөйли. “Бүген журналистлар, аеруча татар журналистлары бердәмме, дигән сорауга җавапны бөтен тулылыгы белән әйтә алам: юк! Бер-беребезне белмибез, кемнедер ниндидер түрә я булмаса газетаның, радио-телевидениенең хуҗасы эзәрлекләгәндә күрми дә калабыз. Белгән очракта, шул кирәк иде аңа дип, сөенүчеләр дә юк түгел арабызда”, - дип яза газета. “Без бердәм булсак, куәтебез артачак кына бит”. Сүз узган шимбәдә оештырылган журналистларның рәсми булмаган очрашуы турында бара.

Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров аларны җыйды. “Рәхәтләнеп сөйләштек, киңәшләштек, әллә нинди зур-зур планнар кордык”, - ди Илфат Фәйзерахманов.

Татар журналисты милләтче булырга тиеш

Шул ук очрашуда "Кәеф ничек?" баш мөхәррире Элвира Гарипова да катнашты. “Бу очрашу ихлас һәм җылы мөгаләмәдә булды. Әйтик телейолдыз һәм матбугатта зур урын алып торган Илфат Фәйзерахмановның кече күөелле булып аралашуы ошады. Моны үзара туслану дип кенә аңлаучылар да бар. Тик чынбарлыкта бар зур эшләр, идеялар да шулай башлана. Бу очрашу үзара дуслык, хезмәттәшлек хисен арттырды”, - ди ул.

Элвира Башкортстан кызы, Казанда яңа кеше. Аңа шундый хезмәттәшлекнең шикле яки авыр булулын күрмиме? Каләм ияләре үзара көнләшмиме? “Мин нәкъ бу очрашуда андый көнләшүне сизмәдем. Без барыбыз да анда шундый кешеләр җыелган иде кебек”, - ди ул.

Элвира Гарипова шулай ук очрашуга бәйсез, идеялы, кызыклы яшьләр килгән иде, дип сөйли.

Ул: “Гомумән, татар журналисты милләтче, халык яклы булырга тиеш. Аны ачык итеп сөйләмәсәк дә, күңел белән шундый булырга тиешбез”, - дип сөйли. “Безгә Башкорстанда эшләгәндә үк остазларыбыз шулай өйрәтә иде”, - ди "Кәеф ничек?" баш мөхәррире.

Файдалы киңәшләрен дә үз итеп

Шулай да “Безнең гәҗит”нең халык иң яратып укый торган битләре журналистика маласымы икән? Газета күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси, социаль темаларга да туктала. Әйтик биш ел чамасы матбугаттан югалып торган Мәдинә Нурулла урамда көтеп торучы гайретатар фәлсәфәләре, диннәре, модасы, агымнары турында язып даими гаҗәпләндерә. Укучы аның дини эчтәлекле мәкаләләрен, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләрен, файдалы киңәшләрен дә үз итеп укый ала.

XS
SM
MD
LG