Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:02

Русиянең һәр яңа җитәкчесе хакимияткә килүгә коррупциягә каршы сугыш игълан итә. Әлегә берсенең дә бу сугышта җиңеп чыга алганы юк иде.

Хакимияткә килгәч коррупция мәсьәләсен күтәрү Русия җитәкчеләренең гадәтенә әйләнде.

2000 елның гыйнварында президент вазыйфасын башкарган Владимир Путин эчке эшләр министрлыгында ясаган чыгышында оешкан җинаятчелек һәм коррупциягә каршы көрәшне төп максат дип атады.

2004 елда кабат президент булып сайлангач Путин бу мәсьәләне янә күтәреп, коррупциягә каршы шура төзеде һәм аның башына ул чактагы премьер Михаил Касьяновны куйды.

Касьянов урынына килгән Зубков, коррупцияне “Русияне төпкә батыра алырдай нәрсә” дип атады һәм аңа каршы көрәшне икеләтә көчәйтергә вәгъдә итте.

Айсбергның өсте генә

Бу атнада президент Дмитрий Медведев та шушы хорга тавышын өстәде, коррупцияне “җәмгыять алдында торган иң җитди мәсьәлә” дип атады.

Шушы сансыз белдерүләр, бер-бер артлы төзелгән комиссияләргә карамастан, коррупция дәрәҗәсе кимеми. Көн саен диярлек берәр рәсминең ришвәтчелектә тотылганы әйтелә. Медведев сүзләренчә, узган елда барлыгы 9500 җинаять эше ачылган. “Бу айсбергның өсте генә”, диде ул.

Бу бәяләмә белән Transparency International оешмасы да килешә. 2007 елда ул Русиягә иң түбән бәя бирде. Оешма үткәргән фикер белешүгә күрә, узган елда русиялеләрнең 28%-ты ришвәтчелеккә тап булган. Җавап биргәннәрнең өчтән-икесе коррупциянең тамырын корытып буласына ышанмый.

Болай яшәргә ярамый

Хәзер шушы эшкә Медведев алынып карарга булды. 19 май көнне ул “коррупциягә каршы көрәш чаралары туында” фәрман имзалады һәм президент җитәкчелегендә коррупциягә каршы шура төзеде.

“Коррупция системалы мәсьәләгә әйләнде, аңа каршы көрәш тә системалы булырга тиеш“ диде ул. Шушы эшне ул өч юнәлештә алып барырга тәкъдим итте:

• коррупциягә каршы кануннарны яңарту
• икътисади һәм социаль өлкәдә коррупциягә этәргән сәбәпләрне бетерү, дәүләт контрактлары, тендерларны үтә күренмәле итү
• һәм гомүмән, җәмгыятьтә коррупциягә каршы әдәп кагыйдәләрен булдыру

Белеме белән юрист булган Медведев, нихаять, мәхкәмә тармагында да тәртип урнаштырырга, телефоннан кушып йә акча түләп карар чыгару тәртибен бетерергә чакырды. Болай дәвам итергә ярамый, диде ул.

Бер уңайдан ул юристларны әзерләү сыйфатын яхшыртырга таләп итте. Зәгыйфь уку йортларын бетереп чыккан белгечләр соңнан кеше язмышын хәл итә, диде президент.

Коррупция тамыры җәмгыятьтә

Әммә тәнкыйтьчеләр Медведев игълан иткән чараларның нәтиҗәле буласына ышанмый.

Коррупциянең чын тамырлары җәмгыятьтә ята, - ди ИНДЕМ җитәкчесе Георгий Сатаров. - Бюрократия өстеннән контроль юк, сәяси көрәш, оппозиция, ирекле матбугат юк.

Аның белән элекке вице-премиер Борис Немцов та килешә. Коррупциягә каршы көрәшү өчен цензураны бетерергә кирәк, кешеләр ришвәт алырга куркырга тиеш. Шулай ук, губернатор сайлавын кайтарырга, аларның мөддәтен чикләргә кирәк, ди ул.

Бу фикерләр Transparency International карашына да туры килә. Хакимият бүленеше юк, карарлар кабул итү тәртибе караңгы, ватандашлар җәмгыяте зәгыйфь булса, мондый шартларда коррупция чәчәк ата, ди оешма.

Шушы күзлектән караганда, Медведевның “коррупциягә каршы әдәп кагыйдәләрен булдыру” тәкъдиме әллә ни өмет уятмый. Ни генә әйтмә, ул үзе дә коррупцияләшкән сайлау системы җимеше булып тора.

Русиядә сигез ел эчендә барлыкка килгән үзәкләшкән, кланнарга нигезләнгән, ябык вә караңгы сәяси системаны ниндидер “әдәп кагыйдәләре”, хөкүмәт комиссияләре белән генә төзәтеп булмыйдыр. Либераль карашлы юрист саналган Медведев моны үзе дә аңлый булса кирәк.

XS
SM
MD
LG