Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабантуйга карата омскилылар фикере


Билгеле булганча, 18 май көнне Әстерханда Федераль Сабантуй булып узды.

Федераль Сабантуйда Омски шәһәреннән милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Гафия Алеева һәм Тарадан татар мәдәният үзәге җитәкчесе Ильдар Маматов катнашты. Шактый озын юллар үтеп, поезд белән Казанга, аннан автобус белән Әстерханга барып җитеп, бәйрәмдә катнашып, шундый ук озын юл үтеп кире кайтканнан соң, пәнҗишәмбе көнне алар Омскига әйләнеп кайттылар. Гафия ханым шул ук көнне шәһәр мөхтәрияте активистларын киңәшмәгә җыеп, Федераль Сабантуйның ничек узуы турында сөйләде, бәйрәм барышында туган хисләре һәм фикерләре белән уртаклашты.

Гафия Алеева да, шулай ук Ильдар Маматов та, Федераль Сабантуйда катнашкан Новосибирски татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомировада да бәйрәмнең яхшы оештырылган төстә, матур узуын ассызыкладылар. “Кунакларны урнаштыру, тукландыру һәм кадер-хөрмәт күрсәтү югары дәрәҗәгә куелган иде, - диделәр алар.

“Әмма кайбер җитешсезлекләр дә булды, кунаклар өчен шәһәр белән таныштыру экскурцияләре оештырылмаган иде. Алдан шәһәр турында басма материаллар әзерләнгән булса да яхшы булыр иде. Юкса без бу шәһәр турында бер нәрсә дә белмибез бит”, - ди Гафия Алеева.

“Оештыру эшләрендә булган кимчелекләргә артык игътибар итмәдек. Иң мөһиме – бәйрәм күләмле булды, 4 сәхнәдә концертлар барды халык үзе теләгән концертны карады. Бәйрәмнең үрнәк булырлык, тәҗрибә алырлык яклары күп булды”,- ди Гафия ханым. Аңа бәйрәмнең татар телендә генә алып барылуы да ошаган.

Гафия Алеева да, Новосибирски татар оешмасы җитәкчесе Рауза Тихомирова да Сабантуй барышында төрле төбәкләрдән килгән сәнгаткәрләрнең чыгышлары да оештырылган булса, концертлар кызыклырак, күркәмлерәк булыр иде, дип саныйлар. Сабантуй бәйгеләрен, ярышларын бәяләү өчен судьяларны да башка төбәкләрдән дә чакырсалар, бәяләү гаделрәк, ышанычлырак булыр иде, диләр алар.

Кайбер кимчелекләргә карамастан, Гафия ханым да, башка делегатлар да Федераль Сабантуйдан кәнагәтъ калганнар. Барсы да бәйрәм оештыручыларга рәхмәтле булуларынын белдерделәр.Федераль Сабантуйда Омски шәһәреннән милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Гафия Алеева һәм Тарадан татар мәдәният үзәге җитәкчесе Ильдар Маматов катнашты. Шактый озын юллар үтеп, поезд белән Казанга, аннан автобус белән Әстерханга барып җитеп, бәйрәмдә катнашып, шундый ук озын юл үтеп кире кайтканнан соң, пәнҗишәмбе көнне алар Омскига әйләнеп кайттылар. Гафия ханым шул ук көнне шәһәр мөхтәрияте активистларын киңәшмәгә җыеп, Федераль Сабантуйның ничек узуы турында сөйләде, бәйрәм барышында туган хисләре һәм фикерләре белән уртаклашты.
XS
SM
MD
LG