Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек мәдәнияте көннәре башланды


Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин дә катнашты.
Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин дә катнашты.

«Пирамида» ял итү үзәгендә «TÜRK DÜNYASI» атлы төрек ансамбле чыгыш ясады. Чара Татарстан мәдәният министры ярдәмендә оештырылды.

Шулай иттереп Русиядәге Төркия мәдәният елы уңаеннан Татарстанда да чаралар башланды. Алар Татарстанда төркия мәдәнияте көннәре дип атала. Аның рәсми ачылышында катнашкан Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева кунакларны төрекчә cәламләде. Кунаклар да татарча сөйләп тамашачы күңелен күрде.

Чират башланды

Министр Русия һәм Татарстандагы төрки мәдәният чаралары чираты турында сөйләп узды. Әйтик әле тагын Казанда төрек ризыкларын да тәкъдим итәчәкләр. Тагын әле популяр поп-төркемнәр, классик башкаручылар да чыгыш ясар өчен килер дип көтелә. Аның белдерүенчә, бу кичә дә татар, төрек, Русия халыклары дуслыгын чагылдыручы бер чара.

Зилә ханым башкаручыларның юкка чыгып баручы мәдәният, традицияләрне барлап зур рухи эш башкаруын әйтте. Мәдәният министры иҗат әһелләре: рәссамнар, җырчылар, музыкантлар арасында аралашу мөмкинлеге барлыгын искәртте. “Без Төркиядә иҗат итүче яңа талантлы дусларыбызны табачакбыз әле”, - диде ул. Зилә Вәлиева тулы залның алкышлары каршында аларга истәлекле бүләк тапшырды.

Өч шәһәрнең берсе - Казан

Узган чарада Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин дә катнашты. Ул да быел Русиядә узачак Төркия мәдәнияте көннәре, үзара дуслык турында сөйләде. Шулай ук: “Өч шәһәрдә чаралар уза. Шуларның берсе - Казан”, - дип искәртте консул. Консул Казанның аеруча зур бер мәдәни мәркәз булуын раслады. Ул төрек-татар дуслыгын үстерүдә ярдәме өчен Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевка, мәдәният министры Зилә Вәлиевага рәхмәт әйтте.

«TÜRK DÜNYASI» фольклор төркеме директоры Али Үзайдын.

Ә Казанда чыгыш ясаган «TÜRK DÜNYASI» фольклор төркемен 2000 елда Төркия мәдәният министры оештырган булган. Ул Казандагы чыгышын билгеле татар җырларын башкарып башлап җибәрде һәм күп санлы алкышлар алды.

Сыбызгы сызгыртучы дипломатия

Башкаручылар шулай ук татарда онытыл ашлаган думбра, сим, кубыз, рубаб, дутар, тар, сыбызгы кебек уен коралларын да кулландылар. Шулай укб ашка төркиләргә хас булган “гыджек”, “комуз”, “морин хуур”, “бызанчы”, “джетиген”, “сантур”, “ченке” кебек уен корллары да кулланылды. Бу турыда төркем җитәкчесе Али Үзайдын "Азатлык"ка сөйләде. Тамашачыны чиста татарча сүзләре белән сөендерүче дә шул иде.

"Без татар җырларын Төркиядә, башка илләрдә дә башкарабыз. Максатыбыз - татар кебек кардәшләрне халыкка таныту", - диде Али Үзайдын. Үзайдын, сәхнә кешеләре сәясәтчеләр, дипломатлар эшләмәгәнне эшли ала дип саный. "Музыка һәм моң кешеләрнең күңелен тиз йомшарта, без дуслык илчеләре", - диде ул.

XS
SM
MD
LG