Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Грузия парламентында Саакашвили фиркасе 2/3 күпчелек булырга охшый


Грузия үзәк сайлау комиссиясе президент Михаил Саакашвили фиркасе сайлауда парламентның өчтән ике күпчелеген, ягъни конституцион күпчелекне алган булырга охшый дип белдерде.

Комиссия әйтүенчә, тавышларның саналган 90-лап процент өлешенә караганда, Саакашвилиның Берләшкән Милли Хәрәкәт фиркасе партия исемлекләре нигезендә 59 ярымлап процент җыйган.

Төп оппозицион фирканең тавышлары 18 проценттан кимрәк.

Сайлау комиссиясе 150 урынлы парламентның бер мандатлы булгеләрдән сайланучы калган ярты өлешендә дә Саакашвили фиркасе әгъзалары күпчелеккә иреште дип белдерә.

XS
SM
MD
LG