Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб” сәхифәсе тирәсендә ыгы-зыгы арта


Уфада шушы көннәрдә өйләрендә һәм эш урыннарында милиция тарафыннан тентүләргә дучар булган кешеләр Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Алар үзләренә карата башланган һөҗүмнәргә һәм өйләрендә, канунны тупас бозып тентүләр үткәрелүгә, компьютерлары тартып алынуга ризасызлык белдерә.
Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаятьләрен атнакич һәм җомга көнне барлык шикләнелүче кешеләр дә тапшырган. Алар арасында танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков, шулай ук тагын ике тарихчы галим Игорь Кучимов белән Сергей Орлов, Башкортстан Дәүләт Җыелышының элекке чакырылыш депутаты Геннадий Шабаев һәм киң билгеле эшкуар, Башкортстан Эшкуарлар берлеге рәисе Николай Швецов бар. Алар һәммәсе дә Башкортстандагы бердәнбер интернет сәхифәсе “Уфагуб” ягъни “Уфа губернская” дигән сәхифә белән хезмәттәшлектә гаепләнә.
Исегезгә төшерәбез. 20-21 май көннәрендә Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелек бүлеге хезмәткәрләре әле аталган шәхесләрнең фатирларында һәм эш урыннарында, берьюлы тентүләр оештырып, аларның компьютерларын һәм башка техник җайланмаларын, “тыелган” дип исәпләнгән китапларны алып киткән иде.
“Уфагуб” сәхифәсе - Башкортстанда узган елдан бирле эшләп килүче бердәнбер бәйсез интернет сәхифәсе санала. Анда Башкортстандагы сәясәткә, хакимиятләрнең гамәлләренә, республика милкен хосусыйлаштыруга кагылышлы язмалар урын ала. Ул язмалар, республикадагы рәсми мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак, төрле фикерләрне һәм карашларны чагылдыруы белән мәгълүм. Бу сәхифәдә шулай ук республикада башкорт телен көчләп кертү, башкортларның тарихын борынгырак итеп күрсәтүгә бәйле аналитик язмалар да еш дөнья күрде. Шуңа күрә дә бу сәхифәгә республика хакимиятләре һәм башкорт милли оешмалары әллә кайчаннан теш кайрый иде. Ә шушы арада гына Башкортстан Дәүләт Җыелышының бер төркем депутатлары да, “Уфагуб” сәхифәсенә карата чаралар күрергә чакырып, Хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итте. Өстән күрсәтмә булгач, Эчке эшләр министрлыгы белән республика прокуратурасы, озакка сузмыйча, киң колачлы эш күрсәтә башлады.
Хәзер инде “Уфагуб” белән хезмәттәшлектә шикләнелүче галимнәр һәм эшкуар Швецов әфәнде үзләре һөҗүмгә күчте - Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гамәлләренә каршы шикаять белдереп, республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләр тапшырды алар.
Танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Югары мәхкәмәнең үзләре файдасына карар чыгарачагына ныклы ышануын әйтә.
“Уфагуб” сәхифәсе тирәсендәге ыгы-зыгылар шулай итеп кискенләшә бара һәм бу сәхифә белән хезмәттәшлектә, ачыклабрак әйтсәк, экстремизмда шикләнелгән шәхесләр үзләре дә бирешергә уйламый.
XS
SM
MD
LG