Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт телен җәелдереп булырмы?


Уфа шәһәре хакимияте дә Телләр турындагы канунның үтәлеше барышын тикшергән киңәшмә үткәрде.

Анда, нигездә, хакимияттәге Терминология комиссиясе эшчәнлеге каралды. Чыгыш ясаучылар арасында Уфа шәһәре хакиме Павел Качкаев, аның урынбасары Юлай Ильясов һәм башкалар бар иде.
Киңәшмәдә аеруча зур игътибар Уфадагы элмә такталар, рекламалар һәм башка язуларның башкортча дөрес язылышына ирешү проблемаларына бирелде. Терминология комиссиясе рәисе Ришат Сабитов әйтүенчә, соңгы ике елда башкалада элмә такталарның башкорт телендә дә дөрес язылуына ирешү өчен күп эшләр башкарылган.
“Бу юнәлештә Башкортстанның Русиягә кушылуына 450 ел тулуга багышланган юбилей чаралары зур этәргеч бирде, - ди Юлай әфәнде. " Хаталарны төзәтүгә бәйле бәйгеләр оештыру да нык ярдәм итте”.-диде ул.
Ришат Сабитов киләчәктә дә Уфада башкорт телен куллану даирәсен киңәйтү чаралары күреләчәген әйтте. Бу тәңгәлдә кызыксындыру чараларын да дәвам итәчәкләрен белдерде ул. Башкорт укытучыларына, галимнәргә егермешәр мең сумлык премияләр бирү эше дә көн үзәгендә калуын әйтә ул.
XS
SM
MD
LG