Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:37

Балаларны күсе агуы белән “сыйлаганнар”


Башкортстанның Нуриман районында гадәттән тыш хәл булды. Бу төбәкнең Павловка балалар йортында сигез бала күсе агуы ашап агуланган.

Әлеге балалар реабилитация йортында ата-аналарының хокукларын гамәлдән чыгарырга әзерләнгән балалар тотыла икән. Бәла булыр алдыннан гына санэпидстанция хезмәткәрләре анда тычканнарга, күселәргә каршы көрәш максатында, аулак урыннарга агу таратып чыккан. Әмма балалар кулы җитәрлек булгач, бик аулак урыннар булмагандыр инде ул. 4 яшьтән сигез яшькә кадәрге 8 бала шул агуларны тәмләп караган һәм авыр хәлдә Уфадагы республика балалар хастаханәсенә озатылган. Әле аларның хәле тотрыклы авыр дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG