Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина шахтасында шартлаудан кимендә 4 кеше үлде


Рәсмиләр белдерүенчә, Украниада күмер шахтасында метан газы шартлау нәтиҗәсендә 4 күмерче һәлак булган. Тагын бишәү әле табылмаган.

Украинаның шахталарны тикшерү идарәсе әйтүенчә, шартлау узган төндә Донецкий өлкәсенең Краснолиманский шахтасында 330 метр тирәнлектә булган.

Шахтада 400-ләп күмерче, шуларның 12-се нәкъ шартлау урынында булган.

3 күмерче җимерелгән шахтадан үзләре юл ачып чыккан.

XS
SM
MD
LG