Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аҗдаһа”ның тәрҗемәи хәле


Казанда күптән түгел Русиянең танылган эшмәкәре Радик Юсуповның кулга алынуы атна дәвамында җирле һәм федераль мәгълүмат чаралары игътибарында булды.

Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров журналистлар белән сөйләшкәндә, артык сораулар бирмәскә һәм очрашу тәмамланганнан соң да Юсупов туында башка мәгълүмат сорап йөрмәскә киңәш итте. Шунлыктан мәгълүмат аз булу сәбәпле, газеталарда моңа караган басмалар да эчтәлекләре ягыннан саерак.
Тикшерүчеләр аңлатканча исә, Радик Юсупов кулга алынган вакытта, алар Казанның “Низы” җинаять төркеме эшен тикшергәннәр. Әлеге төркемнең бер әгъзасе сораштыру вакытында, Юсуповның кеше үтерүдә катнашуын әйткән. Озакламый, эшкуар “Парус” ресторанында кораллы сакчылары белән ашап утырганда, кулга алына. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән Юсупов Татарстан башкаласына исә, улын тоткынлыктан чыгарырга килгән булган.
“Дракон”, ягъни “аҗдаһа” дигән кушамат тагып, җинаять эшенә тартсалар да, Радик Юсупов моңа кадәр Русиядә иң абруйлы, дәрәҗәле, бай эшкуарларның берсе саналган, бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ул төрле өлкәдә эшләүче күп кенә коммерция идарәләренең җитәкчесе. “Звезда Поволжья”дагы имеш - мимешләргә караганда, Казанда да күп кенә биналар аныкы икән. Әйтик башкаланың меңеллыгына төзелгән “Ривьера”, “Сувар - Плаза”, кайбер чыганаклардан күренгәнчә, аның Пирамида төзелешендә дә катнашуы билгеле.
Матбугатта язылганча, Юсупов Мәскәүдә иң абруйлы “Драконы” җинаять төркеме җитәкчесе, башка төрле бу төркемне “севастопольские” һәм “казанские” дип тә йөртәләр икән. Куәт идарәләрен исә Юсупов эшкуар буларак кызыксындырмый. Эшнең башы шунда ки, ди тикшерүчеләр. 80 еллар башында Юсупов Казанның “Чәйнекләр” җинаять төркеменә кергән. Бу төркем үз чиратында Русиянең иң зур “Жилка” җинаять төркеме канаты астында булган. “Жилкалылар” ул вакытта Мәскәү, Петербур, Пермь, Севастопольдагы күп кенә кибетләрне үз куллары астында тоткан. Аның лидеры Хәйдәр Закиров булган.
Шуай ук тикшерүчеләргә Юсупов белән Закиров арасында каршылыклар булуы, һәм Хәйдәрнең 1996 елда Петербурда үтерелүе билгеле. Ул вакытта, Мәскәүдә танылган икенче бер төркем “Казанские” төркеме башлыгы Ленар Речапов та кинәт кенә йөрәк авыруыннан үлеп китә. Юсупов шулай итеп, “Дракон” белән “Казанские” төркемнәрен җитәкли башлый.
Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә озак еллар бу төркемгә Татарстанның “Рубин” футбол командасы җитәкчесе Рөстәм Сәйманов та керә. Шуңа күрә бүгенге көндә алар икесе дә кулга алынган.
Дистә елдан артык вакыт узгач та кабат җинаять эшләрен кузгалтып, “Дракон”ны кулга алу кемгә кирәк, бу нәрсәне аңлата. Рәсми мәгълүмат булмагач, хәзер инде журналистлар фаразлый башлады. Бу уңайдан “Звезда Поволжья”да Рәшит Әхмәтов кайбер фикерләрен тәкъдим итә.
“Дракон” Каздагы “Сувар – плаза”, “Ривьера” хуҗасы һәм меңеллык вакытында аларның төзелешендә актив катнашкан икән. Билгеле мондый зур төзелешләрдә каташу ул вакыттагы шәһәр хакимияте башлыгы Камил Исхаковсыз башкарыла алмый. Кайбер имеш-мимешләргә караганда, Исхаковның кызы Тереза Камалова хәтта Дракон тирәсендәге бер эшкуар белән дуслашып та йөргән.
Әхмәтов үз язмаларында, бүгенге көндә, Исхаковны киләчәктә Татарстан президенты урынына нәмзәт итеп карый. Билгеле хәзерге хакимият аның кайтуын теләми, бәлки куәт көчләр Юсуповны тоткарлап, аны Исхаковка каршы нинди дә булса күрсәтмәләр бирдереп, элекке мерны озак елларга Казаннан читләтергә уйлылардыр, ди Рәшит Әхмәтов.
Икенче яктан, хәзер министр Әсгать Сәфәров Юсуповны рәшәткә артына ябып кына куярга торса, газеталарда язылган имеш-мимешләрдән күренгәнчә алар бер заман дус та булганнар икән. Бу турыда халык алдында элекке Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шашурин әйткән булган. Соңрак бу сүзләре өчен ул кулга алына, әмма мәхкәмә аны гаепле дип тапмый, һәм бу сүзләрне Шашуринның шәхси фикере кебек кенә кабул итә.
Хокук саклаучылар Юсуповны җинаятьчеләр рәтенә кертсә дә, эшлекле даирәдә бу фикер белән килешмиләр һәм аны бары тик абруйлы эшкуар икәнен генә беләләр. Мәсәлән,. Мәскәүнең бер эшкуары “Коммерсант” газетасына “Юсуповны җинаятьче дип атау дөрес түгел. Бәлки кемдер аны җинаятьче итеп күрсәтергә телидер. Без аны бары тик уңышлы эшмәкәр икәнен генә беләбез”, дигән.
Кайбер мәгълүматларга караганда Рдик Юсуповны байлыгы эшмәкәр Айрат Хәйруллиныкына караганда өчләтә күбрәк икән. Хәйруллинныкы якынча 500миллион доллар икәнен исәпкә алганда, “Дракон”ның никадәр бай икәнен күз алдына китереп була инде. Әмма бер нәрсә аңлашылмый. Шундый акчалар белән дә, легендар “Дракон”ны төрмәгә япмакчы булалар. Димәк бу һичшикез кемгәдер тагын да зуррак эшләр башкарыр өчен эшләнгән гамәл, ди Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG