Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон:Татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсыз?


“Сөембикә”журналының бүлек мөдире Гөлнур Сафиуллина:
-“Сөембикә”журналының яңа ярты еллыктан 16 биткә битләре артачак. Бүгенге көндә безнең 12мең тиражыбыз бар. Безнең журналның “Биләмче” дигән кушаматы бар. Без бик горурланабыз бу кушамат белән. Чөнки аны авылларда өйдән- өйгә укыйлар.
-“Сабантуй”- ул балалар һәм яшүсмерләр гәзетасы. Киләчәгебез милли җанлы татар балаларыбыз белән бәйле, алар сакланса,татар теле укытылса, мәктәпләрдә татар теле бетерелмәсә, безнең киләчәгебез булачак. Бүгенге көндә 11 мең тиражыбыз бар.
-Диләрә 8-10яшьләрдәге кыз бала:
“Мин газета бәйрәменә килдем. Мин “Сабантуй газетасын укыйм. Быел гаилә елы. Мин үзем дә бу гәзиткә гаиләм турында яздым. Ул киләсе санда чыга. Минем гаиләм бик тату”.
“Мөслимә” гәзите мөхәррире Әлмира Әдиятуллина:
-“Татар матбугаты көне дип атала бүгенге бәйрәм. Мин шушы “Мөслимә” гәзитен матур итеп чыгару турында хөкүмәткә мөрәҗәгать иттем. Әмма “Татмедиа” ярдәм итүне кире какты. Ләкин мин бу гәзитне чыгарудан туктамаячакмын. Бәйрәм белән кадерле дусларым! Сүнмик әле! Яшик әле!
Түбән Кама шәһәренең һәм районының “ Туган як” газетасының редакторы Виктор Шадрин:
-Мин “ Ватаным Татарстан”ны барлык матбугат өчен үрнәк дип саныйм. Хәзер ул заманча гәзиткә әйләнде. Ул бар яктан үрнәк булырлык иң яхшы газета.
“ Мәгариф” журналының редактор урынбасары Мәҗит Валиуллин:
“ Мәгариф” журналы 16мең тираж белән чыга. Тиражны тагында арттырырга кирәк. Әмма балалар саны кимү сәбәпле, укытучылар санын кимүгә дә китерә. Журналның тираж җыюына тискәре тәэсир итәчәк Интернет сәхифәбезне япкан идек, киләчәктә ачырбыз, дип торабыз..
Пенсиядәге әби:

-“Идел” журналын укырга яратам. Татарча нәрсә туры килә, барысында укыйм. Мөселманча гәзит булмас микән, дип чыккан идем әле. Миңа әле 70 яшь кенә.
“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Айрат Сәлимгәрәев:
“Татар матбугатының киләчәге якты дип уйлыйм. Тагын да үсәчәк, матураячак. Яңа укучылар булыр дип уйлыйм. Безнең бит хәзер ике дәүләт газетасы калды. “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан”. Калганнары дәүләтнеке түгел. Дәүләт гәзит чыгарырга тиеш түгел бит.
XS
SM
MD
LG