Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Русия урманнарына кызыга


Дмитрий Медведев һәм Ху Циньтао
Дмитрий Медведев һәм Ху Циньтао

Русия президенты Медведев Кытайга сәфәрен башлады. Бу аның президент вазыйфасына керешкәннән соң, чит илгә беренче сәфәре. Кытай белән Русия арасындагы мөнәсәбәт төрлечә бәяләнә.

Медведевның беренче булып нәкъ Кытайга баруы, Кушма Штатларга, ракетадан саклану калканы тирәсендәге вәзгыятьттә бу ике илнең мәнфәгатьләре бер төсле, ягъни карашлы туры килә икәнне күрсәтү. Бүген имзаланган декларация дә шуңа мисал булып тора.

“Ике яклы килешү дә халыкара өлкәдәге безнең уртак юнәлешләрне билгелиячәк”, дигән иде Русия президенты Дмитрий Медведев.

Әмма шул ук вакытта Русия белән Кытай арасында дуслыкка аяк чала торган кайбер юнәлешләр дә бар. Мисал өчен, соңгы вакытта кытайлыларның Русиянең Ерак Көнчыгышына ныграк үтеп керүенә борчылулар белдерелә.
Ягъни әлеге урыннарны күрше кытайлар басып алу куркынычы барлыгын хакимият тә танып, чаралар күрергә чакырганы мәгълүм.

Соңгы вакытта шулай ук Кытай Русиядән арендага урманнар алырга җыена дигән хәбәрләр дә таралды. Әйтергә кирәк. Кытай инде күптән Русия урманнары белән кызыксына. 2000 елда Русия белән Кытай хөкүмәте арасындагы урман байлыклары өлкәсендә килешү дә имзаланган иде. Шулай ук 2006 елны да Русия-Кытай уртак ширкәтенә кулланышка Төмәндәге 1 миллион гектар урман бирү мәсьәләсе каралды.

Белгечләр исә бу Русия өчен куркыныч адым дип белдерә. Чөнки Себер, Ерак Көнчыгыштагы халык, аеруча яшьләр Русия үзәк шәһәрләренә күченү ягын карый. Димәк халкы азайган бу яклар кытайлылар тарафыннан басып алынуы бик ихтимал. Бигрәк тә урманнарны озак вакытлы арендага бирүне истә тотканда, бу күп проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Моннан тыш, Кытай Латин Америкасында һәм Африкадан җирләр дә сатып алуны истә тота. Аерым алганда, Кытай авыл хуҗалыгы министрлыгы бу юнәлештә инде махсус программа да булдырган. Ягъни үзенең авыл хуҗалыгы өчен җирләрне арттыру максатыннан дип, Кытай башка илләрдән җир мәйданнарын сатып алу һәм арендалау яклы. Пекин моны чәчүлек өчен җир җитмәү белән аңлата. Чөнки Кытайның үсеше нәтиҗәсендә, ягъни шәһәр, сәнәгать җирлегенең киңәюе сәбәпле, хәзер авыл хуҗалыгы өчен аларның бары 9% җире генә калган дип билгеләнә.

Кытай исә башка илләрдән сатып алган җирләрдә бодай һәм башка авыл хуҗалыгы үсентеләрен үстерүне күздә тота. Ләкин дә кайбер белгечләр Кытайның нәкъ Африка җирләрен сатып алырга җыенуна гаҗәпсенү белдерә. Чөнки алар уңдырышлы түгел. Һәм анда күбесенчә бананнар гына үсә. Шуңа Кытай монда ниндидер үз мәнфәгатен истә тотып эшлидер диләр.

Билгеле, азык-төлек белән сату итүче Кытайның авыл хуҗалыгы өчен җир җитми диюе аптырашта да калдыра. Шул ук вакытта, дөнья базарында ризыкка бәя күтәрелгәндә, бу җирләрне сатып алу Кытай өчен бик яхшы акча эшләү ысулы булып тора.
XS
SM
MD
LG