Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Пекин Браунның Лама белән очрашуын тәнкыйтьли



Пекин – Рәсми Пекин Британия премьер-министры Гордон Браунның Тибетның рухи җитәкчесе Далай Лама белән очрашуына тәнкыйть белдерде.

Кытайның тышкы эшләр министрлыгы бу очрашуны "Кытайның эчке эшләренә тыкшыну" дип атады. Министрлык вәкиле әйтүенчә, җомга көнне Лондонда үткән "шәхси сөйләшү" дип аталган бу очрашу Кытай халкының күңеленә тигән.

Пекин Далай Ламаны шушы елның мартында Тибетта каршылык чаралары оештыруда гаепли. Далай Лама бу гаепләвләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG