Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда зилзилә корбаннары саны 60 меңнән артты



Пекин – Кытай премьер-министры Вен Жиабао җир тетрәве нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 60 меңнән артты һәм 80 меңгә җитергә мөмкин, дип белдерде. Элегрәк хөкүмәт корбаннар санын 55 мең дип исәпләгән иде.

"Җир тетрәвендә корбан булучыларны искә алып бар ил буйлап 3 көнлек матәм чаралары үтте. Кытай аларны онытмаячак" диде Кытай премьеры.

Бу белдерүен Вен бүген Берләшкән Милләтләр генераль секретаре Бан Ки-моон белән зилзилә булган урырга баргач ясады. Көчле җир тетрәве 12 май көнне Сычуань төбәгендә булган иде.

Кытайда сәфәрдә булган Русия президенты Дмитрий Медведев, җир тетрәве уңаеннан Кытай халкының кайгысын уртаклашты.

Русия хәрбиләре бүген Кытайга 8 очкыч белән һуманитар ярдәм, шул исәптән, чатыр, юрган, кыр кухнялары җибәрде.

XS
SM
MD
LG