Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архангельскийда мер сайлау



Архангельский – Русиянең бу шәһәрендә бүген мэр сайлау үтә. Сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, катнашу дәрәҗәсе бик түбән. Беренче 4 сәгать эчендә сайлаучыларның 6% чамасы киилгән. 4 ел элек белән чагыштырганда бу ике тапкыр азрак.

Мэр урынына 6 намзәт дәгъва итә. 5-се үзләрен үзе тәкъдим иткән, берсе – ЛДПР намзәте.

Шәһәрнең элекке башлыгы Александр Донской февраль аенда читләтелгән иде. Мәхкәмә аны вазыйфа арттыруда һәм ялган диплом куллануда гаепле дип тапты.

XS
SM
MD
LG