Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Сурия белән яшерен сөйләшүләрен дәвам итәчәк



Иерусалем – Израиль премьер-министры Яхүд Олмерт Сурия белән барган яшерен сөйләшүләр дәвам итәчәк, дип белдерде.

Бүген Иерусалемда үткән хөкүмәт утырышында чыгыш ясап, Олмерт "без бу сөйләшүләрне мәгълүмат чараларында, белдерүләр, шигарләр белән түгел, ә мөмкин кадәр ябык рәвештә алып барырга телибез" диде.

Израиль белән Сурия арасында 8 ел элек туктатылган сөйләшүләрнең бер ел элек чамасы яңартылуы турында шушы атнада мәгълүм булды.

Израиль бу сөйләшүләрен Төркия арадашчылары аша алып бара.



XS
SM
MD
LG