Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:10

Ингушетиядә милиция укучылар автобусына ут ачкан



Назрань – Ингушетиядә милиция хезмәткәрләре "соңгы кыңгырау" кичәсеннән кайтып барган укучылар аутобусына ут ачкан. Бу турыда "Эхо Москвы" радиосы Ингушетия.Ру сәхифәсенә таянып хәбәр итә.

Вакыйга шимбә көнне Малгобек районында булган. 17 яшьлек Ислам Акиев җәрәхәтләр алган.

Районның милиция җитәкчеләре утны милиция түгел, ә федераллар ачкан дип белдерде. Әммә шахитләр әйтүенчә, бу урында федераль көчләр булмаган. Милиция утны кисәтүсез ачкан.

XS
SM
MD
LG