Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җитәкчеләре Дима Биланны Eurovisionда җиңү белән котлады



Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин җырчы Дима Биланны узган төндә Белградта үткән Eurovision җыр бәйгесендә җиңү белән котлады. Русия җитәкчеләре бу җиңүне бар Русиянең триумфы дип атады.

Билан бу бәйгедә икенче тапкыр катнашты. Бу юлы аның "Believe" дигән җыры 25 җыр арасында иң күп тавыш казанды. "Дөресен әйткәндә, мин җиңүгә ышандым", диде ул соңнан.

Карачай-Черкес республикасының Дима туып-үскән Үс-Җегет шәһәрендәге бер урамга аның исеме биреләчәк.

Киләсе елда Eurovision бәйгесе Русиядә үтәчәк. Премьер-министр Владимир Путин бәйгене оештыру комитетын төзү турында карар имзалады.


XS
SM
MD
LG