Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмарга ярдәм максатында халыкара конференция үтте



Янгон – Бүген Мьянмарда Нәргиз давылыннан зур зыян күргән бу илгә ярдәм туплау максатында халыкара конференция үтте. Берләшкән Милләтләр генераль секретаре Бан Ки-моон, "бу чара бу илгә ярдәм күрсәтүдә борылыш ноктасы булыр" дигән өмет белдерде.

Мьянмарның хәрби хакимияте моңарчы чит ил ярдәмен кире кагып килде. Мьянмар премьер-министры Тэйн Сэйн бүгенге чарада чыгыш ясап, 50-ләп илдән килгән делегатка рәхмәтен әйтте һәм "әгәр ярдәм эчкерсез булса генераллар аны кабул итәчәк", диде. Берүк вакытта ул бары тик цивиль көймәләр белән килгән ярдәм генә кабул ителәчәк, дип кисәтте.

Кушма Штатлар, Британия һәм башка илләр һуманитар ярдәм хезмәткәрләренең каза төбәкләренә кертелүен, ярдәм алу өчен шарт итеп куйды.

2 май көнне булган көчле давыл нәтиҗәсендә 130 меңнән артык кеше һәлак булган, я хәбәрсез югалган санала.

Исән калган 2.5 миллион кешегә ярдәм итү өчен Берләшкән Милләтләр 201 миллион доллар күләмендә ярдәм тупларга карар итте. Бу эштә 50-ләп ил һәм оешма катнашыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG