Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда яңа ризасызлык чаралары үтте


Гыйракта АКШ хәрбиенең Корьәнгә атуына ризасызлык белдереп Әфганстанда яңа урам җыеннары үтте.

Кабулдан көньяктагы Логар виләяте полициясе дистәләрчә демонстрациячене кулга алды, һәм аларга юл хәрәкәтен туктату мөмкинлеге бирмәде.

Төньяктагы Мазари Шәрифтә дә йөзләрчә студент демонстрациягә чыкты.

2 атна элек Гыйракта һәдәф итеп кулланылган Корьән табылганнан соң Әфганстанда күр кенә ризасызлык чаралары үтте.

АКШ президенты Джордж Буш Корьәнгә аткан хәрбинең җавапка тартылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG