Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон:Машинага салым түләү 30%ка артуына ни уйлыйсыз?


“Депутатлар Дәүсоветның соңгы сессиясендә бюджетны көчәйтү өчен ат көчләрен салдылар”,-дип язып чыкты “Вечерняя Казань” газетасы үзенең 80-81санында.
Бу елдан алып хуҗалары өчен “тимер атлар” 3тапкыр кыйбаткарак төшәчәк.
Дәүләт Советы шурасында транспортка салымны арттыруга юнәлтелгән канун өлгесе чәршәмбе көнне беренче укылышта ук депутатлар тарафыннан кабул ителде. Моның сәбәбе 2004 елдан бирле салымнарның арттырылмавы икән.
Г Тукайның “Шүрәле” әкиятендәге Былтыр хәленә калмас микән гади халык икенче елга, салым түләү кәгәзьләре алгач? Халык белә микән бу салымнарның арттырылганын, әллә юк микән?
Машинага салым түләү 30%ка артуы турында ни уйлыйсыз?дигән сорауга Казан урамнарында халык менә ничек җавап бирде:
-Ишеткәнем юк. Машинам булмагач, кызыксынганым да юк.
-Салымнар турында бик аз белемем.Белмим әйтә алмыйм.
-Нәрсә ул салым?
-Җиңел машина өчен салымны бер ат көченә 7 сумнан артык түли идек, хәзер шундый машинага бер ат көченә 10сум диләр. Менә бу“Тойота” машинаның көче 150ат көчле. Әлегә салымны 4мең сум 50тиен түли идек, хәзер күпме булыр белмим. Бер ат көченә 28сум булса, шуны 150гә тапкырларга кирәк булачак. Файда юк инде, аның акчасы кая киткәнен белеп булмаячак. Әйткән булалар да бит, юлга китәчәк дип, үзегез күреп торасыз бит юлларның нинди начар икәнен.
-Әле минем салым түләгәнем юк. Узган атнада гына килде узган елның 3ае өчен түләргә, салым 500сумнан артык. Машинам яңа, 65 ат көчле.Киләсе елга күпме түләячәгемне белмим. Моңа төрле фаразлар гына бар. Салымнар буенча, нинди генә бәяләр күтәрелсә дә, ашамлык- ризыккамы, салымгамы, мин хәзер берсенә дә гаҗәпләнмим, тик әзер булырга гына кирәк, мондый нәрсә булачак.
-Машина моторының күәтенә карап күтәрәләрдер салымны. Быел салым түләргә кәгазь килмәде әле. Машинаны 750мең сумга алдык кына, Казанда йөргән дә юк әле. Тойота машинасы-130 ат көчле.Файда китерми, авыр инде ул салым түләү, салым түләү өчен эшләргә кирәк.
-Без попугайлар, дураклар, идиотлар илендә яшибез. Менә сез журналист буларак әйтегез әле, безне киләчәктә нәрсә көтә?
-Безнең киләчәгебез юк. Яшь буын харап ителде. Берсенең дә эшлисе килми, барысы да энәдә утыралар.
-Ишеткән юк әле. Машинам 14-нче модель- ВАЗ, 100ат көчле. Машина бик күп акча суыра. Кешенең бизнесына ярдәм итмәсә, машина тоту ул зыянга гына, аның кирәге юк. Аңа бензин, май, төзәтеп тору өчен күпме акча китә.Салым да артса, тагын да гади кешегә авыррак булачак. Бизнесменнарга ул сизелмәячәк тә.
-Депутатлар уйламый эшлиләр,салымны арттырырга ярамый. Хөкүмәт ул салымны күбрәк табып, халыкка булышырга тиеш. Әмма мондый юл белән табылган салым акчалары, югалачак, халыкка ярдәме тимәячәк.
XS
SM
MD
LG