Accessibility links

Сембердә “Биләр” мәдрәсәсе ачу тантанасы узды


Тик шәкертләр саны канәгатьләнерлек түгел – аз.

Аны янә ачу чарасының максаты – яңа укучыларны җәлеп итү өчен абруен күтәрү, дип аңлаттылар. Тантанада рәсми хакимият вәкилләре дә чыгыш ясадылар. Чара алдыннан бу турыдагы сорауга мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов башка өлкәләр өчен дә имамнар әзерләү максатын да өстәп әйтте.

Башта алып баручы җыелган халыкны уку шартлары белән таныштырды. Берьюлы 50 шәкерт укый һәм яши ала. “Итиль” исемле санаторий янындагы курорт зонасы да шәкертләрне динебезне үзләштерергә рухландырырлык, диде ул.
Мәдрәсә җитәкчесе Илдар Сафиуллин, нигәдер, чит-ят тәэсирләрдән хәвефләнүен дә белдерде. Безнең борынгы гореф-гадәтләребез туры килмәүче карашлар тараталар, диде ул.

Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә татар һәм урыс халыкларының үзара туганлыгын ассызыклып, Хак Тәгаләнең тугандаш халыкларга биниһая киң җир биргәненә дә игътибар юнәлтте. Чыгышы ахырында, татарчага күчеп, Тәлгать хәзрәт балаларга динебезне иңдерүнең мөһимлеген дә ассызыклады.

Өлкә хөкүмәтенең төбәк үсеше министры Виктор Корнев фикеренчә, “национальная идея” дигән төшенчә туган җирдә төрле халыкларның дустанә яшәвеннән гыйбарәт. Өлкә башлыгының мәдрәсәгә тазалыкны ныгыту тренажерлары бүләк итүе турындагы Корнев әфәнде җиткергән хәбәр олуг алкышларга сәбәп булды.

Баш федераль инспектор Татьяна Терехина фикеренчә, бары тик үзара бердәмлек кенә чит дошманнар явызлыгыннан коткарып кала ала. Алар һәрвакыт бездәге татулыкка, чын күңелдән инануыбызга көнләшеп яшәделәр һәм һәрвакыт эчке эшләргә тыкшынып, кул суза килделәр.

Архиепископ Прокл атакай Богның шәкертләргә кешелек сыйфатлары иңдерүен теләде.
Автономия рәисе Фәрит Әюпов үз чыгышын күренекле меценатлар Акчуриннар эшчәнлеген дәвам итүчеләр булуына канәгатьлек белдерде.

Татар малтабарлары берлеге рәисе Руслан Гайнетдиов шәкертләргә ярдәмгә әзерләген һәм Бөек Болгар тарихын, халкыбызның йөзек кашы Кол Галине тиешенчә бәяләмәвебезгә борчылуын да әйтеп узды.

Тантана тәмамлану белән рәсми җитәкчеләр киткәч, тәкъбир әйтеп, яшел тасманы кистеләр һәм бинага керделәр. Мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов берьюлы ике зур чара әзерләгән икән: авыллар имамнары катнашлыгында исәп-хисап пленумы да булды. Анда мөфти үзенең 5 еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Иң зур уңышы – Федерация урамында җимерек хәлдә торган борынгы бинаны ремонтлап сафка бастыру.

Димәк, Сәүбән хәзрәт өлкә үзәгендә офиска һәм намаз уку урынына ия булды. Тик анда намазга йөрүче гади диндарлар юк. Өлкә үзәге мәхәлләләренең аны мөфти итеп танымавы аркасында килеп туган вәзгыять инде монысы.
Пленумда хисапчы, ревкомиссияләрнең күпме акча кергәне һәм кая тотылганы турында исәп-хисаплар булмады да.
Шома гына җитәкче даирәләр сайланды һәм алда торган планнар да барланды. Иң зур чаралар: елдагыча Шәһри Болгарда узачак җыен, авыллар имамнары белән бер атналык семинар һәм Кулаткы районында уза торган ишан Хансөярев укулары.
XS
SM
MD
LG