Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

БМО хисабы: Грузия очкычын Русия бәреп төшергән


БМО күзәтүчеләре узган айда Грузиянең очучысыз очкычын Русия һөҗүм очкычы бәреп төшергән дип белдерә.

20 апрельдә булган, Мәскәү белән Тифлис арасында киеренкелекне нык арттырган бу вакыйга турында БМО хисабы бүген игълан ителде.

Грузия башта ук үз очкычын Русия бәреп төгергәнлеген белдергән иде. Хисапта радарлар Грузия очкычын бәреп төшергән очкычның Русиягә китүен теркәп алган диелә.

Русия саклану министрлыгы бу хисапта әйтелгәннәрне кире кагып ул көнне ул төбәктә безнең очкычлар очмады дип белдерде.

XS
SM
MD
LG