Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сувар-Казан” башлыгы юкка чыккан


Бу көннәрдә Казанлылар “Сувар-Казан” ширкәте башлыгы Борис Чубның юкка чыгуы сәбәпләрен фаразлый.

Русия прокуратурасы тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе вәкиле Эдуард Абдуллин, Чуб, мөгаен, тикшерүдән кача дип белдерә. Ул “Казан” һава аланына урнаштырылган “Томсон” ширкәтенең аэроюнәлеш җиһазларын дөрес булмаган бәягә сату эшендә гаепләнүче буларак карала. Бу җиһаз француз фирмасыннан 30 миллион сумга сатып алынган була. 1977 елда Татарстан хөкүмәте килешүе белән алынган бу җиһаз өчен Чуб җитәкләгән ширкәт аша ул вакытта бартер юлы белән нефть түләнә. Һәм җиһаз ширкәт милкенә әйләнә. Аннан соң 4 миллион умга гына сатыла. Бу хакта “Вечерняя Казань” газетасы хәбәр итә.
Инде билгеле булганча, “Росавиаконсорциум” башлыгы һәм аның урынбасары бу эш буенча 2004 ел ахырында гаепләнеп 10 елдан артыкка төрмәгә утыртылган иде. Татарстан башкаласы һава аланындагы җиһазга Мәскәүнең дә катышы булган. Ә Борис Чуб берничә мәртәбә сорау алуга чакырылып, читкә чыкмау кәгазе имзалаган. Димәк, бу эшкә нокта куелмаган. Эдуард Абдуллин белдерүенчә, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Сувар-Казан” президенты Борис Чуб янә 16 май көнне Мәскәүгә сорау алуга чакырылган булган.
21 май көнне Чубның улы әтисенең югалуы турында хәбәр итә. Ул аның 20-сендә балык тотарга китүе һәм шуннан соң элемтәгә кермәве турында әйтә. Чубның көймәсе Чистай районындагы Галактионова авылы янында Чулман елгасында табыла. Моторы эшләп торса да, көймәдә берничә кесә телефоны сүнмәгән килеш булса да хуҗасы күренми. Башта хокук саклау оешмалары бу хәлне фаҗига булырга мөмкин дип фаразлаган иде. Шулай да, качкан булырга мөмкин дигән фаразлар булуга кармастан, бәлки суга баткандыр дип эзләү эшләре әле дә тукталмаган.
Соңгы вакытларда Казанда эре эшкуарның юкка чыгу очраклары булмаган иде.
XS
SM
MD
LG